Артист башкаруындагы “Ач күзеңне, китмә, ташлама” җыры халык күңеленә бик хуш килгән.
Фирдүс Тямаев Башкортстанның Тәтешле районында концерт куйган. Анда ул Хәния Фәрхигә багышлап язган өр-яңа җырын җырлап күрсәтә. Артист башкаруындагы “Ач күзеңне, китмә, ташлама” җыры халык күңеленә бик хуш килгән, дип яза Матбугат.ру.
“Ач күзеңне, китмә калдырып - Газиз йөрәкләрне яндырып.
Ач күзеңне, китмә, ташлама.
Җан сыкравы булып яшь тама”, - диелә Хәния Фәрхигә багышланган әлеге җырда.
фото: Эльвира Миннәхмәтова, "Хезмәт даны"
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев