Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

“Вахитов” җәмгыятенең зоотехник-селекционеры Регина Андреева: Терлекчелектә һәр сумны исәпләп тору – уңышның мөһим шарты

“Вахитов” җәмгыятенең Вахит, Поршур, Лельвиж, Тырыш бүлекчәләрендәге 12837 баш мөгезле эре терлек һәм шул исәптән 4542 савым сыер – Регина Андрееваның профессиональ күзәтүе астында.

Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан “Казан-Экспо” Халыкара күргәзмәләр үзәгендә үткәрелгән тантаналы чарада “Вахитов” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең зоотехник-селекционеры Андреева Регина Владимировна “Татарстан Республикасының атказанган зоотехнигы” исеме белән бүләкләнде. 

37 яшеңдә үк “Татарстан Республикасының атказанган зоотехнигы” исеменә лаек булу өчен үҗәтлек, тырышлык һәм, әлбәттә, үз эшеңнең остасы булу, үз һөнәреңне яхшы белү кирәк. Әлбәттә, табигать биргән сәләт тә мөһим роль уйныйдыр. 

Ә Регина үзе, югыйсә, кечкенәдән үк юрист булырга хыяллана. Әмма мәктәптә математиканы яратып укыган Пчеловод авылы кызы, балачак хыялын читкә куеп, Әтнә авыл хуҗалыгы техникумына хисапчы булырга укырга китә. Соңрак, белемен арттырып, читтән торып Казан финанс һәм икътисад институтын тәмамлый.
 
Зоотехник-селекционер һәм югары белемле хисапчы. Беренче карашка бу ике хезмәт, бер-берсеннән ерак кебек тоелса да, алар авыл хуҗалыгында, аеруча терлекчелек тармагында тыгыз бәйләнештә. Регинаның әлеге ике һөнәрне берләштерә алуы аның зиһенлеген һәм үз хезмәтен тирәннән белеп башкара алу сәләтен күрсәтә. Чыннан да, ул эше белән таныштырганда шуның кадәр җиренә җиткереп, аңлап, бар күңелен биреп эшләгәнен, терлекчелек өлкәсенең шулкадәр кызыклы икәнен аңлыйсың (ирексездән, хәтта үзеңнең дә аның белән беррәттән бу хезмәтне башкару теләге уяна әле). Зоотехник-селекционер буларак, ул малларның токымын, сәламәтлеген яхшырту, аларның продуктлылыгын арттыру юлларын эзли. Моның өчен терлекләрнең биологиясен аңлау, шулай ук яңа технологияләрне үзләштерү кирәк.

Ә хисапчылык белеме исә эшчәнлекнең икътисадый ягын җайга салырга, чыгымнарны исәпләргә, күрсәткечләрне арттыру чараларын билгеләргә ярдәм итә.

 – Авыл хуҗалыгында, бигрәк тә терлекчелектә, һәр сумны исәпләп тору, чыгымнарны дөрес бәяләү – уңышның мөһим шарты, – ди ул. – Терлекчелек өлкәсендә селекция чараларын оештыруга һәм уздыруга аерым игътибар бирелгәнлектән, бу нәсел эшендә сизелерлек нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинчелек тудыра. Без үз эшебездә “Селэкс” заманча компьютер программасын кулланабыз. Гади телдә аңлатсак, бөтен исәп эше, һәр терлекнең “биографиясе” шунда теркәлеп барыла һәм аны ачуга эшебезнең нәтиҗәсе ярылып ята: бик уңайлы һәм һәрнәрсә аңлаешлы. 
 

Регина Андрееваның эш сәгате ир­тәнге сигезенче яртыда Вахит авылындагы мегафермада башлана. 

– Иң беренче эш итеп кулыма төнлә туган бозаулар теркәлгән дәфтәрне алам. Андагы мәгълүматларны үземнең исәп журналына күчереп язганнан соң, бозауларга номеры сугылган муенчак элеп куябыз, – ди ул. – Бүген менә бозаулар белән танышып чыктым да үлчәү эшенә керештек. Айга бер тапкыр – 19ы яки 20сендә малларны үлчибез. Бөтенесен дә түгел, сайлап алып. Әйтик, бүген таналарны үлчәү аша үткәрдек. Алар 13-14 айлык вакытында каплатылырга тиеш. Атна саен аларга УЗИ үткәрелә. Иртә каплатылса да, соң булса да зыянлы. Таналарны саткан очракта, яше 16 айдан югары булып каплатыла икән, без аны сата алмыйбыз, чөнки алган хуҗалыкка субсидия тими. Тананың авырлыгы шулай ук бу срокта 380 килограммнан ким булмаска, биеклеге тиешле дәрәҗәдә булырга тиеш. Шуңа күрә күзәтү эшендә эчке яктан да, ягъни зоотехник, ветеринария табибы тарафыннан да контрольдә алар. 380 килограммнан югары авырлыкта булганнарын аерым җыйдык, иртәгә алары башка корпуска күчерелә. Фәнни яктан караганда, бозау алу буенча күрсәткечләр 94 процент булырга, ягъни һәр сыер елга бер тапкыр бозауларга тиеш. Көтүлеккә бер бозаулаган сыерларның 40 проценты керсә, бу – әйбәт дигән сүз инде. Безнең хезмәтебез зоотехник, мал табибы, ферма мөдире, сыер савучылар белән бәйләнгән. Һәркайсыбыз аерым-аерым төрле якка атласак, бернинди дә нәтиҗә булмаячак. 
 

Зоотехник-селек­цио­нер­ның төп бурычы – терлекләрнең токымын яхшырту, күбрәк сөт бирүче, тиз үсә торган, авыруларга чыдам булган терлекләрне сайлап алу һәм үрчетү. Реги­наның эш процессын фәнни лабораториягә тиңләргә була. Әйтик, һәр сыер елга бер тапкыр тикшеренү уза һәм аңа бәя бирелә икән: гәүдә төзелеше ничек, җилемнәр ничек урнашкан, имчәк аралары күпме ераклыкта, сөт бирүчәнлеге күпме? Нәселле терлекләр булдыру өчен генотипирование дигән программаны кыйммәтле эш коралы дип атарга була. Тана бозаулар ике айлык булгач, берникадәр йоны алынып, бәясе 5400 сум торган генетик анализга җибәрелә икән. Тана үскәч нинди авырулары булырга мөмкин, күпме сөт бирергә сәләтле һәм башка яклары шушы анализда ачык­лана. “Яңа туган һәр бозауның әти-әнисе дә билгеле булырга тиеш. Бозау һәм аның әнисенең канын ДНК анализы өчен алып җибәрәбез. ДНК анализы булмаган таналарны хәзер сатып булмый. Яңа туган чагыннан ук танага әверелгәнче һәм сыер малы булып үзебездә калган очракта күпме сөт бирүе һәм башка барлык мәгълүматлар программада күренеп тора”, – ди Регина.
 
“Вахитов” җәмгыятенең Вахит, Поршур, Лельвиж, Тырыш бүлекчәләрендәге 12837 баш мөгезле эре терлек һәм шул исәптән 4542 савым сыер – Регина Андрееваның профессиональ күзәтүе астында. Селекцияне дөрес алып бару һәм зоотехник ярдәменең югары дәрәҗәдә булуы нәтиҗәсендә бер сыердан көнгә – 32-33 литр, гомумән 147 тонна сөт савыла, ә уртача тәүлеклек артым – 1050 грамм. Арада хәтта бер көнгә 60-70 литр сөт бирә торган сөтлебикәләр дә бар икән. Җәмгыятьтә 2022 елда тулаем сөт җитештерү 41988 тонна тәшкил иткән, ә 2023 елда 46820 тонна сөт җитештерелгән, 2024 елда исә күрсәткечләр тагын да арткан – 50182 тонна булган. (Бер савым сыерына күчергәндә 11539 килограмм сөт җитештерелгән. Бу – Европа илләренең алдынгы сөт җитештерүчеләренең уртача күрсәткечләре дәрәҗәсендә). Җәмгыять җитәкчесе Нәфыйк Хөсәенов киләсе елга көнлек савымны 160 тоннага чыгуны бурыч итеп куя.
 
Регинаның тормыш ип­тәше Геннадий Андреев Тырыш бүлекчәсендә директор урынбасары булып эшли. Кич белән гаиләләре янына Поршурга кайтып, әниләре Мария, балалары Валерия, Вероника белән бергә табын артына җыелгач та, сүз терлекчелек турында бара. “Мин – Вахит дим, ә Гена – Тырыш”, – дип елмая Регина, шаяртып. 
Ничек кенә булуга карамас­тан, алар икесе дә бер юлда – табыннарыбыз муллыгы өчен тырыша. Гаиләдәге бердәмлек, бер-берсенә ярдәм итү тормышларын тагын да ямьләндерә. Үзләренең хезмәтләре белән киләчәк буынга үрнәк алар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев