Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Вахит авылыннан Алмаз Нигъмәтҗанов “Сәмрух” VIII Ел премиясенә лаек булды

Казанның “Пирамида” күңел ачу комплексында “Сәмрух” VIII Ел премиясен тапшыру тантанасы узды. Анда ел дәвамында “Сәләт” хәрәкәтендә актив катнашучы талантлы балалар һәм яшьләр, берләшмәнең проектларын гамәлгә ашырырга ярдәм итүче партнерлар бүләкләнде. “Ел сәлкеше” номинациясендә Янил урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Алмаз Нигъмәтҗанов җиңү яулады.

Алмаз Нигъмәтҗанов – Вахит авылы егете. Гаиләдә ике апасына – яраткан энекәш, әти-әнисенә ныклы терәк булып үсә ул. Кечкенәдән шук-шаян, бик тә зирәк бала булган Алмаз 6 яше тулуга мәктәп бусагасын атлап керә һәм ныклы адымнар белән алга бара. Укытучының һәр сүзен сеңдереп, гыйлем туплап, белем дөньясының яңа үрләрен яулый.​

Конкурсның финал өлешендә, республиканың иң сәләтле балаларыннан сайлап алынган 4 финалист белән рәттән “Пирамида” сәхнәсендә ​ - “Ел сәлкеше” номинациясе нәтиҗәләрен игълан ителүен көтеп басып торганда Алмаз нәрсә уйлады икән? Мөгаен, җиңәсенә ышанмагандыр да...

Ә ул үзе болай ди:​

- Конкурста катнашканда җиңәм дигән максат куймаган идем, үз-үземне сынап карыйсым килде. Әлбәттә, “Сәмрух” сынын алу – зур горурлык. Әле һаман тулысынча ышанып бетә алмасам да горурланам. Сәхнәдә басып торган мизгелләрне искә алганда күземнән яшьләр килә. “Сәләт” мөмкинлекләр мохите икәненә тагын бер кат инандым. 2020 елның җәендә “Сәләт-Раушан” аланында сары галстукка ия булдым. 2021 елда тагын “Сәләт”кә бардым. Шуннан соң үз көчемне белергә теләп, “Сәмрух”та ​ катнашырга булдым. Аның бер шарты - “Сәләт” проектларында ким дигәндә 2 ел катнашу. Иң элек “Биләр” форумнарына бардым. Беренче тапкырында ​ мәктәбебезнең педагог-оештыручысы Энҗе Галимуллина квота тәгъдим иткән иде. Аннан “Сәләт-Имәнкәй” аланын сайладым, шуннан соң “Сәләт” мохитенә кереп киттем дә инде.​

Сары төстәге галстук смена вакытында алан тормышында актив катнашкан, үзеннән зур өлеш керткән сәлкешләргә һәм әйдаманнарга тапшырыла. Бу галстук үзенә күрә “Знак отличия” кебек. 2020 елда ​ “Раушан”да 220 кешедән бары тик 2се генә сары галстук алган. Шуның берсе Алмаз булса, икенчесе Казан егетенә бирелә. ​

Ә “Сәмрух”та катнашу – катлаулы иҗади процесс ул. Берничә этап үтәргә кирәк икән. Беренче этап – портфолио өлеше. Сүзе заманча булса да, аңлатмасы гади: үзеңнең уңышларыңны бер папкага туплап, жюри карамагына тапшыру мөһим. Әлеге сайлап алу турын узганнан соң – финал өлеше. Финалистлар ике тур аша үтә. Беренчесендә үзең белән кыскача таныштырып китсәң, ​ икенчесе – интеллектуаль. Анда финалистлар берәр проблема белән бәйле булган сорауга җавап бирәләр. Ә инде иң мөһим критерийларның берсе - татар телен камил белү.​

Алмаз турында бу язманы әзерләгәндә аның сыйныф җитәкчесе Ләйсән Галләмовадан түбәндәге хат килде. Менә нәрсәләр яза ул укучысы турында.

“Чыннан да, сәләтеңне үстерү, үз-үзеңне төрле яклап сынап карау - зур ихтыяр көче таләп итүче хезмәт. Билгеле, бүгенге замана мондый мөмкинлекләрне һәрберебезгә бирә, ләкин аннан файдалана белүчеләр генә сирәк. Хәер, үз-үзенә ышанганнар гына мондый адымга куркусыз бара ала шул.​

Алмаз үзен төрле яктан сыный: фән дөньясы, спорт, сәнгать. Кайсы гына өлкәгә тотынса да, беренчеләр рәтенә чыга. Бүгенге көндә Алмаз - “Сәләт” яшьләр үзәге ​ активисты, “Балкыш” исемендәге укучылар советы лидеры, “Орион-Кукмор” волейбол командасының капитаны, Бөтенроссия күләмендәге “АгроНТИ” һәм ​ “Татар Хак” конкурслары җиңүчесе. ​ Ә иң зур җиңүләренең берсе - 2022 елда “Алдынгылар хәрәкәте” Татарстан Республикасы бүлегенең башкарма комитеты әгъзасы булу. Әлбәттә, район данын үз җилкәсендә күтәрү һәм шушы бәйгене җиңеп чыгу зур тырышлык таләп итә.​

Камиллеккә чикләр юк. Үз өстеңдә эшләү, кызыксыну Алмазны тагын да камилләштерә, яңа үрләр яуларга мөмкинлекләр тудыра. Пирамида сәхнәсе... Бөтенроссия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең республика бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов кулында конверт. Кем ул елның иң сәләтле кешесе - “Ел сәлкеше”? Әйе, әйе, безнең Алмаз! Беребез дә әлеге минутларда Алмазның күңел халәтен дә, әти-әнисенең горурлык хисләрен дә чагылдырып бирә алмыйбыз. Әмма шатлыклы күз яшьләренең ​ күпме йокысыз төннәр, үҗәтлек, үз-үзеңә ышаныч аркылы килүен без һәммәбез дә аңлыйбыз.​

Син - мәктәбебез горурлыгы! Зур җиңүең белән сине, кадерле укучым!”

- ​ Әлегә алда имтиханнар көтә. Аллаһ боерса, аларны яхшы гына биреп, югары уку йортына керү. Әлбәттә, җәен мин быел ахыргы тапкыр аланнарга сәлкеш буларак барачакмын. ​ Аннан инде студент булгач, әйдаманнар мәктәбен узып, үземне әйдаман буларак күрәм, - дигән иде аралашканда ​ Алмаз, киләчәккә планнары белән уртаклашып.​

Ышанабыз, барысын да булдырыр бу өметле егет!

“Сәләт” үзе турында: “Сәләт” ул – дәүләт. Бүген ул – сәләтле балалар дәүләте. Татар теле чын дәүләт теле булып яшәгән дәүләт. “Сәләт” ул – белемгә, фәнгә тартылган, акыл сәләтләрен төрле конкурсларда, олимпиадаларда күрсәткән балаларны барлау, сайлау, үстерү мохите.

“Сәмрух” премиясе Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән республикадагы ​ “Сәләт” яшьләр иҗтимагый фонды тарафыннан гамәлгә куелып, сигезенче тапкыр ​ оештырылды. Быел конкурска 15 номинациядә ​ 24 районнан йөздән артык гариза кабул ителгән. Шуларның 61е киләсе этапка узган. Премиянең максаты - “Сәләт” хәрәкәтендә катнашучы сәләтле балаларны һәм талантлы яшьләрне бүләкләү, “Сәләт” активистларының, партнерларының, “Сәләт” проектлары авторларының һәм оештыручыларның эшенә бәя бирү.

Алмаз Нигъмәтҗанов Бөтенроссия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең республика бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов белән./Фото minmol.tatarstan.ru сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев