Вахит авылындагы “Яшь тамашачы театры” бинасында капиталь төзекләндерүнең икенче этабы башланды
Капиталь төзекләндерүнең беренче этабы узган ел ахырында төгәлләнгән.
Үткән елның язында Вахит авылындагы “Яшь тамашачы театры” бинасында капиталь төзекләндерү эшләре башланды. Ул вакытта без әлеге яңалык турында укучыларыбызга хәбәр иткән идек.
Күптән түгел генә редакция хезмәткәрләре әлеге мәдәният учагында кабат булып, төзекләндерү эшләренең нинди этапта баруын үз күзләре белән күреп кайтты.
“Яшь тамашачы театры” директоры Илфат Тимергалиев сөйләгәнчә, районда мондый мәдәни учак булдыру район башлыгы Сергей Димитриевның идеясе. Бинаны яңарту эшләре күләмле һәм өч этапта башкарылырга тиеш. Әлеге капиталь ремонт федераль программа кысаларында гамәлгә ашырыла, бу исә авыл өчен генә түгел, ә бөтен район мәдәнияте өчен дә зур әһәмияткә ия вакыйга булып тора.
– Бу бина 2013 елда төзелгән. Ул еллардан башлап монда бихисап концертлар, бәйрәм чаралары, спектакльләр һәм башка мәдәни кичәләр уздырылды, – дип искә алды Вахит мәдәният йорты директоры Нәсыйха апа Нәбиева. – Әмма вакыт үзенекен итә: теләсә кайсы корылма кебек үк, әлеге бина да тора-бара искерде, заман таләпләренә җавап бирми башлады. Шуңа күрә капиталь ремонтка ихтыяҗ туды.
Капиталь төзекләндерүнең беренче этабы узган ел ахырында төгәлләнгән. Әлеге этап кысаларында бинаның элеккеге “Батыр” спорт сарае урнашкан өлешендә зур үзгәрешләр башкарылган. Иске стена, идән һәм түшәмнәр тулысынча сүтелеп, заманча материаллар кулланып яңадан эшләнгән. Нәтиҗәдә, кече тамаша залы, хореография белән шөгыльләнү өчен махсус бүлмәләр булдырылган.
– Агымдагы елда ремонт эшләре дәвам итәчәк. Икенче этапта төп залга чират җитәчәк. Шулай ук тамашачылар өчен гардероб һәм фойе өлеше дә яңартылачак, – диде Илфат Тимергалиев. – Максатыбыз – биредә иҗат итүче коллектив өчен дә, тамашачылар өчен дә уңайлы, заманча шартлар тудыру.
Төзекләндерү эшләре барган чорда да театр тормышы туктап калмый. Киресенчә, коллектив иҗади эзләнүен дәвам итә, яңа проектлар өстендә эшли. Узган ел театр тамашачыларга беренче спектаклен тәкъдим иткән.
– Без Гата Нуруллинның “Картаямыни соң йөрәк?” әсәрен сәхнәләштердек. Спектакльне районыбызның төрле авылларында күрсәттек. Тамашачылардан күп кенә җылы, матур фикерләр ишетү безгә көч һәм илһам бирде, – дип уртаклашты театр директоры.
Капиталь төзекләндерү эшләре тулысынча тәмамлангач, Вахит авылындагы “Яшь тамашачы театры” яңача сулыш алачак, авыл халкы һәм кунаклар өчен заманча мәдәни үзәккә әвереләчәк. Бу исә яшьләрне сәнгатькә җәлеп итү, милли мәдәниятне үстерү юнәлешендә тагын бер әһәмиятле адым булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев