Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Вадим Рәхмәтуллин Кукмара үзәк дәваханәсендә белгечләр җитмәү проблемасының ничек хәл ителүе турында сөйләде

Район үзәк дәваханәсендә окулист, эндокринолог, гинеколог һәм башка белгечләр җитми.

Хәзерге вакытта  район үзәк дәваханәсенә нинди белгечләр җитми? Киләчәктә аларның кайтуы көтеләме? Бүгенге көндә максатчан уку юнәлеше буенча белем алучылар бармы?

Сорауга район үзәк дәваханәсенең баш табибы Вадим Рәхмәтуллин җавап бирә:

- Әлбәттә, бүгенге көндә дәваханәдә кадрлар мәсьәләсе бар. Окулист, эндокринолог, гинеколог һәм башка белгечләр җитми. Терапевтларның күбесе пенсия яшендә. Бу сорау буенча даими эш алып барыла: уку йортлары белән тыгыз элемтәдә торабыз. Максатчан юнәлеш буенча да белгечләр әзерлибез, әмма алар укып бетергәч бирегә кайта, дигән сүз түгел, гаилә хәлләре буенча төрлесе-төрле җиргә таралышалар.

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев