Вадим Рәхмәтуллин: Коронавирус белән авыручылар арасында иң күп урынны өлкәннәр алып тора, шулай ук бу чир яшьләрне дә аямый
Коронавирус чигенергә уйламый.
Коронавирус дигән куркыныч авыруга каршы бөтен дөньяда көрәш бара, әмма ул әле дә бирешергә ашыкмый. Әле алай гына да түгел, аның яңа төрләре барлыкка килә. Район үзәк дәваханәсенең баш табибы Вадим Рәхмәтуллинның сүзләренә караганда, соңгы бер айда безнең районда да авыручылар саны кискен арткан. Көн саен Covid-19 белән зарарланучылар теркәлеп тора, алар күбесенчә авыруны аралашу нәтиҗәсендә йоктыра, ди табиб.
Авыручылар күбәю сәбәпле, инфекция бүлеге провизор госпитале итеп үзгәртелеп, дәваланучылар өчен койка урыннарының саны арттырылган.
«Хәзерге вакытта анда барлыгы 34 кеше ятып дәвалана, шуның дүртесе авыр хәлдә. Шулай ук амбулатор дәвалану курсы үтүчеләр дә бар. Авыручылар арасында иң күп урынны өлкәннәр алып тора, шулай ук бу чир яшьләрне дә аямый. Вирус хроник авырулары булган кешеләрне тизрәк аяктан ега, әмма сау-сәламәт булганнар да аннан иминиятләнмәгән», - диде Вадим Рәхмәтуллин, райондагы вәзгыятьне аңлатып.
Баш табибның сүзләренә караганда, ахыргы айларда әлеге чирдән үлем-җитемнәр дә ишәйгән. Моның төп сәбәбе – табибларга соңга калып мөрәҗәгать итү, диде ул.
«Күп кеше авырый башлагач, минем чир коронавирус түгел, үтәр әле, дип уйлый. Ун-унбиш көн үз-үзләрен дәвалау белән шөгыльләнгәч, хәлләре тәмам авырлаша һәм белгечләргә мөрәҗәгать итәләр. Тик бу вакытта инде үпкәләре 80-90 процент зарарланган булырга мөмкин. Шуңа күрә табибларга ничек тизрәк барып күренәсең – шулкадәр яхшырак», - дип билгеләп үтте табиб-эпидемиолог Илназ Фәйзуллин.
Коронавирус дигән куркыныч чир турында сөйләшә башлаганга бер елдан артык вакыт үтеп китте инде. Әмма бу авыру ничек тиз тарала, үсә, аның турында сүзләр дә шулай куера гына бара. Авыруга каршы вакцина ясала башлау да халыкта күп шау-шу тудырды.
Бүгенге көндә районда алты меңгә якын кеше коронавируска каршы вакцинаның – беренче, ә дүрт меңгә якыны икенче компонентын ясаткан. Хәзерге вакытта дәваханәдә «Спутник V» – «Гам-КОВИД-Вак» вакцинасы бар. Ул җитәрлек күләмдә кайтып тора, тоткарлыклар юк, дип аңлатма бирә Вадим Рәхмәтуллин.
«Прививка кадату өчен картотекадан карточкаңны алганда вакцина ясатучыларга бу көнне кайсы терапевт билгеләнүе турында белешергә, аннан табибта тикшеренеп, прививка кабинетына барырга кирәк. Әгәр оешмаларда күпләп ясатучылар була икән, без бригада белән үзебез дә киләбез. Ә авылларда бу эшне фельдшерлар башкара. Кайбер кешеләр вакцина ясатканчы, бер тапкыр авырыйм да шуның белән бетә, антитәнчекләр барлыкка килә, дип фикер йөртә. Тик алар организм әлеге чирне ничек кичерәсен, ул нинди эз калдырасын күз алдына да китерми. Ковид белән чирләгән күп кешеләрдә хроник авыруларының кискенләшүе күзәтелә, йөрәк-кан тамыры, баш мие системасына зыян килә», - диде табиб-эпидемиолог.
Шәхсән үзем дә моннан бер ай элек «Спутник V» вакцинасын кадаттым. Бу турыда ишеткән танышларымнан сораулар күп булды. Кемдер нинди вакцина ясатуым, икенчеләре аны ничек кичерүемне сорашса, араларында прививка алдыннан аллергиягә каршы берәр төрле дарулар эчтеңме, дип кызыксынучылар да бар. Аллага шөкер, барысы да яхшы узды, үземдә бернинди тискәре билгеләр дә сизмәдем, алдагысы хәерле булсын.
Табиб-эпидемиолог Илназ Фәйзуллин үзе вакцинаны февраль аенда ук ясаткан, ул да кичерешләре белән уртаклашты.
«Үткән ел сессияне япканнан соң, бик каты авырый башладым. Бөтенләй хәлем булмыйча, урын өстендә яттым, аңа кадәр шул дәрәҗәдә чирләгәнемне хәтерләмим. Бөтен билгеләре коронавирусныкы иде: ис, тәм сизмәдем. Уколларның да ярдәме тимәде, системалар ясатып кына аякка бастым. Бирегә эшкә урнашкач, октябрь аенда тикшеренгәндә организмда антитәнчекләр бар иде. Ә февраль аенда инде алар калмады, шул вакытта вакцинаның беренче компонентын, мартта икенчесен кадаттым. Прививканың беренчесеннән соң, бер көннән артык температурам 37 градуска кадәр күтәрелде, укол кадаган урын бераз үзен сиздереп торды, ә икенчесеннән соң укол урыны авыртты, башка бернинди билгеләр дә күзәтелмәде. Гомумән, вакцина ясатыр алдыннан бернинди дарулар да кулланырга ярамый. Бары тик дөрес тукланырга киңәш ителә. Ә прививкадан соң өч көн дәвамында эссе мунча, спиртлы эчемлекләр, физик эштән сакланырга кирәк. Һәркемнең организмы үзенчәлекле, шуңа күрә кайбер кешеләрнең тән температурасы күтәрелергә мөмкин, бу куркырлык сәбәп түгел. Әгәр ул 38 градустан артса гына температура төшерә торган дарулар эчәсе. Вакцина кадаткач, организмда антитәнчекләр бары тик 42 көннән соң гына барлыкка килә. Шуңа күрә мин прививка ясаттым дип, саклану чараларын үтәмичә йөрергә ярамый», - диде ул.
Фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев