Ут Фәрит Фазлыйәхмәтов урамындагы бер хуҗалыкта чыга.
Узган төндә Кукмарада янгын сүндерүчеләр Фәрит Фазлыйәхмәтов урамындагы бер хуҗалыкның мунчасында чыккан янгынны сүндерә. Бу хакта Кукмара районының 117нче янгын сүндерү-коткару часте хәбәр итә.

13 февраль көнне 21 сәгать 14 минутта 117нче янгын сүндерү-коткару частеның элемтә пунктына телефон аша Кукмара шәһәренең Фәрит Фазлыйәхмәтов урамында янгын чыгуы турында хәбәр алына.

Янгын сүндерүчеләрне йорт хуҗалары каршы алып, мунча эчендә беркем дә юклыгын җиткерә. Ә мунча эчендә көчле төтен була, ачык ут күренми.

Ут нәтиҗәсендә гомуми мәйданы 1 квадрат метр булган мунчаның түшәме зыян күрә.

Фото: 117нче янгын сүндерү-коткару часте
Нет комментариев