Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Үзара салым: әлеге программа буенча быел районыбызның авыл җирлекләрендә нинди эшләр башкарылды?

“Үзара салым” программасы буенча районның авыл җирлекләрендә башкарылган эшләрне барлавыбызны дәвам итәбез.

Байлангар
 
Нормабаш авылында – 360 мең, Сазтамакта – 575 мең, ә Байлангарда 1 миллион 974 мең 500 сумлык эш башкарылган. 

- Сүзне иң элек юлларны төзекләндерү эшеннән башлыйсым килә. Байлангар авылының Заһидуллин, Мәктәп, Габдулла Тукай урамнарында юлга вак таш җәйдек. Моның өчен 845 мең сум акча тотылды. Алга таба 119 мең 800 сумга башняларга насос, кирәкле электр җиһазлары сатып алдык. Зират коймаларын төзекләндерүне быел төгәлли алдык, шулай ук җирләү вакытында кирәк булган эш коралларын саклау өчен склад та ясадык. Барлык эшләр 526 мең 565 сумга төште. Электр энергиясен экономияли торган лампалар куюга - 32 мең сум, тракторга тагып йөри торган өч тонна су сыйдырышлы, мотопомпалы су мичкәсе ясауга 250 мең сум акча тотылды. Җәйге чорда юл читләрендәге печәннәрне чабу, ә кышын урамнарны тәртиптә тоту өчен “Урал” җәмгыяте һәм “Чиста шәһәр” оешмасы белән килешүләр төзедек, - ди җирлек башлыгы Илнар Кәримуллин. 

Нормабаш авылына килсәк, анда быел Вахит һәм Һади Такташ урамнарында юллар төзекләндерелгән, башняга ремонт ясалган, электрика товарлары алынган, урам баганаларына яктырткыч лампочкалар куелган. Сазтамакта Яр буе, Ленин урамнарына вак таш түшәлгән, башняларга насос алынган, зират коймалары тотылган, 200 мең сумга авыл урамыннан зур юлга чыга, чишмәгә бара торган  күпер яңартылган, Яр буе урамындагы баганаларга электр энергиясен экономияли торган лампалар куелган. 

- Өч авылда да халык җыеннары узды, башкарылган эшләр буенча хисап тотылды, киләчәккә план һәм бурычлар билгеләнде, - дип сүзен дәвам итә җирлек башлыгы. – Нормабаш авылы клубының торышы начар, аңа ремонт кирәк, Сазтамакта зират коймаларын тотып бетерәсе бар, Байлангарда бер башняны алыштырасы, Сабантуй җирен дә яңартасы килә. Хыяллар зурдан. Җирлек халкы белән бердәм булып, башкарып чыгарбыз дип ышанам. 
 
Түбән Үрәс
 
Җирлеккә Үрәсбаш, Түбән Үрәс, Иске Оча, Танькино, Люгдон авыллары керә.

- Түбән Үрәс авылында тупланган акчалар, дәүләт ярдәмен кушып, 392 мең 500 сумны тәшкил итте, - ди җирлек башлыгы Василий Сәфәров. – Әлеге авылда 182 мең 500 сумга чишмәне төзекләндереп, аны елганың бер ярыннан икенче якка чыгардык, будка һәм улак куйдык. 50 мең сумлык янгын гидранты урнаштырдык, зираттагы кирәк-яракларны саклау өчен 80 мең сумлык склад ясадык. Колонкаларны төзәтү, краннарын алыштыруга шулай ук 80 мең сум акча тотылды. Иске Оча авылында 620 мең сумлык эш башкарылды. Иң зур эшләрнең берсе булып Восточная урамына 540 мең сумлык вак таш түшәү тора. Шулай ук урамнардагы ут баганаларында да лампочкалар алыштырылды, янгын сүндерү машинасына запас частьлар алынды, юлларны кардан чистарту өчен, гомуми акчадан 15 мең сум бүленде. Танькино авылында 248 мең сум акчага зират коймасын яңарту, будка өчен материаллар сатып алдык та, койманы авыл халкы үз көче белән эшләде. Биредә хәзер будка гына ясыйсы калды. Ә менә Люгдонда бүгенге көндә нибары дүрт кеше яши. 30 мең сум акча авылдагы зиратның коймаларын төзекләндерү өчен материаллар алуга тотылды. 

Җирлек башлыгының сүзләренә караганда, Үрәсбаш авылында 659 мең 500 сум үзара салым акчасы җыелган. 

- 494 мең 500 сумга Октябрь, Лесная урамнарында чокырлы урыннарга вак таш салынды, 50 мең сумга ут баганаларына яктырткыч лампочкалар куелды, 25 мең сум акчага янгын сүндерү машинасы өчен ягулык-майлау материаллары алынды, - ди ул. - Кыш көне юлларны чистарту өчен, “Кукморагрохимсервис” оешмасы белән 90 мең сумлык килешү төзелде.
 
Күкшел
 
Әлеге җирлеккә керүче Күкшел авылында һәр кешедән - 650, ә Мәчкәрәдә 900 сумнан үзара салым акчасы җыйган булганнар. 

- Дәүләттән финансланып кайтканнан соң, Күкшел авылында 1 миллион 764 мең 750 сум акча тупланды. 546 мең сумга - авылның Полевая, ә 606 мең 750 сумга Заречная урамына вак таш җәелде. Юлларны төзекләндерү барышында көтелмәгән мәшәкатьләр килеп чыкты. Алга таба аларны гарантия хисабына хәл итә алырбыз дип ышанам. Бу җәйдә спорт мәйданчыгына тимер сетка күтәртелде. Ул 225 мең сумга төште. Алга таба 61 мең 800 сумга су насосы, 99 мең 990 сумга янгын гидранты алынды. Кышкы чорда урамнарны чистартып тору өчен, 50 мең сум акча билгеләдек. Шулай ук экономия ясаудан калган 12 мең 397 сум акча да кар көрәү вакытында ягулык-майлау материаллары алуга тотылачак. Башкарылган эшләрнең проектларына 12 мең сумнан артыкка смета ясатылды. Ә инде зиратларны карау, агачлар кисү, җирләү кирәк-яраклары өчен склад бинасы төзергә 150 мең сум акча китте, - ди Күкшел авыл җирлеге башлыгы Раяз Хәмидулин. – Мәчкәрә авылында быел 612 мең сумлык эш башкарылды. Октябрь тыкрыгында 120,9 метр арага 257 мең сумлык вак таш түшәлде, 99 мең 500 сумга бер данә янгын гидранты сатып алып урнаштырылды. Гомуми суммадан зиратларга инвентарьлар алу, аны тәртипләп тотуга шулай ук акча бүленде, урам юлларын көрәү өчен дә килешү төзелде. Киләсе елга үзара салым акчасының күләме һәм аның нинди эшләр өчен тотылачагы да җирлек халкы белән бергәләп хәл ителде.
 
Поч.Кучук
 
Җирлек Поч.Кучук, Синәр, Кенәбаш, Иске Кенә, Княгор, Кызыл Октябрь, Чигайка, Кәшкәрә авылларын үз эченә ала. Кәшкәрәдә ике кеше теркәлгән булса да, кызганыч, бүгенге көндә әлеге авылда яшәүче юк икән. 

- Җиде авылга барлыгы 6 миллион 949 мең сум акча тупланды. Әлбәттә, дәүләт ярдәменең өлеше зур булды, - ди җирлек башлыгы Риналь Гыйниятов. – Яу кырында башларын салган, кайткач вафат булган якташлар истәлегенә Синәр авылында бик матур стела-һәйкәл ясалды, мәрмәр тактага һәр сугышчының исеме уелды. Шулай ук биредә 200 метр юлга вак таш җәйдек, яктырткычларның санын арттыру максатында, 900 метр озынлыкта электр чыбыгы суздык һәм баганаларга лампалар урнаштырып, энергияне экономияли торган лампочкалар куйдык. Янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен, җирне казып, анда 30 тонна су сыйдырышлы ике су мичкәсе урнаштырдык. Кенәбашка килсәк, анда быел 135 метр арага 1 миллион сумлык асфальт юл җәелде, авылның Урта урамына 369 тонна вак таш түшәлде. Поч.Кучукта 1 миллион 700 мең сумга су проекты эшләнде, татар зиратының бер өлешендә яңа койма тотылды, су буена төшү юлындагы баскычларга плитәләр салып, култыксалар куеп, күл эчендәге чишмәгә керү юлы ясалды. Элегрәк биредә су алу уңайсызрак иде. Хәзер инде бик җайлы. Шулай ук әлеге авылда мәдәният йортына - 2, ә Иске Кенәдә 1 өстәл теннисы алынды. Иске Кенәдә чишмә өе яңартылды, Кызыл Октябрьдә 800 мең сумлык су проекты әзерләнде. Княгорда янгын куркынычсызлыгы чаралары: мотопомпа, рукавалар һәм башка кирәк-яраклар алынды. Чигайка авылында су юк иде. Бу җәйдә скважина борауладык, кечкенә генә будка да урнаштырдык. Ул якынча 150 мең сумга төште. Шулай ук башняларга насослар сатып алу, территорияләрне төзекләндерү, җәйге-кышкы чорда авылларда урам юлларын чистарту өчен дә акчалар бүленде, килешүләр төзелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев