Үрәсбаш авылыннан Гавриловлар гаиләсе — бердәмлек, сабырлык һәм мәхәббәт үрнәге
Нәкъ менә шундый тату гаиләләр авылларыбызга ямь, тормышыбызга яктылык өсти.
Бүген без Үрәсбаш авылында гомер кичерүче Гавриловлар гаиләсендә кунакта. Ишекне ачып өйгә узуга, балаларын, оныкларын, якыннарын бер йодрыкка туплап яшәүче авылның хөрмәтле ак әбисе — Мәдинә апа каршы алды.
Ул тумышы белән Мамадыш районының Тугыз авылыннан.
— Бертуган апам Каимә Үрәсбаш мәктәбендә балалар укытты. 10нчы сыйныфны тәмамлагач, 1959 елда мин дә аның янына килдем һәм китапханәче булып эшкә урнаштым. Без Татый (Татьяна) исемле ялгыз әбидә яшәдек. Үрәсбаш халкы электән үк ярдәмчел, йомшак телле, якты йөзле, гади һәм ихлас күңелле булды. Шуңа күрә әлеге авылны беренче көннән үк яраттым. Апам тормышка чыгып, Түбән Арбашка киткәч тә, биредә калдым. Яңа гына армиядән кайткан Виктор исемле егет белән матур гына очрашып йөреп, 1964 елда гаилә кордык. Шулай итеп, гомерлеккә Үрәсбаш белән бәйләндем һәм моңа беркайчан үкенгәнем булмады, — ди Мәдинә апа.
Ислам кануннары буенча яшәүне күреп үскән кызны Гавриловлар гаиләсе дә җылы каршы ала.
— Виктор бик акыллы, тәрбияле гаиләдән иде. Әнисе, апасы, бертуганнары мине беренче көннән үк үз кызлары шикелле кабул иттеләр. Безнең гаиләдә элек тә, хәзер дә дин аерымлыгы булмады. Бәйрәмнәрне, гореф-гадәтләрне саклап яшәдек, балаларны да шул рухта тәрбияләдек. Виктор исә әниемнең иң акыллы, иң әйбәт кияве иде, — ди Мәдинә Бадыйк кызы.
Гаилә башлыгы армиядән соң «Интернационал» хуҗалыгында рәис урынбасары булып эшли, аннары 24 ел бригадир, 10 ел тәэминатчы вазыйфаларын башкара. Мәдинә апа исә 36 ел бер генә урында — китапханәдә хезмәт куя.
— Эшләгән елларымны бик сагынам. Яшьләр актив булды, тамашаларда чын артистлар кебек уйнадылар. Егетләр һәм кызлар белән нинди генә спектакльләр куймадык, нинди генә бәйрәмнәр, концертлар оештырмадык?! Һәрберсе сүземне тыңлап, күземә генә карап тордылар. Хәзер аларның күбесе әби-бабай, кайберләре инде арабызда юк. Мәңгелеккә киткәннәрнең урыннары җәннәттә булсын, — ди ул. — Виктор белән өч бала: ике кыз, бер малайга гомер бирдек. Эмма гаиләсе белән — Түбән Камада, Эльмирам Кукмарада яшиләр. Мин исә нәсел дәвамчыбыз, улым Рим белән киленем Надежда тәрбиясендә бәхетле картлык кичерәм. Биш оныгым, алты оныкчыгым бар.
50 ел гомер итеп, алтын туйларын үткәргәннән соң, рәхимсез авыру Виктор абыйны якты дөньядан алып китә. Әмма бер канаты каерылгач та, Мәдинә апа сынмый, үзендә сабырлык һәм көч табып, балаларына, оныкларына терәк булып яшәвен дәвам итә.
— Балаларым «әни» дип өзелеп торалар, хәлемне белешеп, еш кайталар. Монда 38 ел бер түбә астында яшәгән киленем Надежданың өлеше бик зур. Ул беркемгә дә караңгы йөз күрсәтми, һәркемне елмаеп, җылылык белән каршы ала. Аңа рәхмәтем чиксез, — ди быел 85 яшен түгәрәкләүче әбекәй.
Рим Гаврилов — күп еллар «Татавтодор» җәмгыятенең «Кукмара» юл төзелеш-ремонт участогында, ә Надежда ханым авылның «Чулпан» балалар бакчасында эшли. Алар да инде өч онык әби-бабасы.
— Кайбер кешеләрдән: «Кайнана белән яшәү авыр», — дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Минеке үз әнием шикелле якын, газиз һәм кадерле. Йортыбызның йозагы да, бизәге дә ул. Элек тә эшкә батыр булды, бергәләп бакчасын да эшкәрттек, җиләккә дә йөрдек. Хәзер дә уң кулым, киңәшчем-сердәшчем ул минем. Эштән кайтканда бүлмәләргә тәмле ризык исе таралган, чәе һәрчак кайнаган була. Өйдә сине көтәр кеше булгач, бик рәхәт, — ди Надежда ханым.
Гавриловлар гаиләсе — бердәмлек, сабырлык һәм мәхәббәт үрнәге. Алар авырлыкларны да, шатлыкларны да бергә бүлешеп, туганлык җепләрен өзмичә саклап яшиләр. Нәкъ менә шундый тату гаиләләр авылларыбызга ямь, тормышыбызга яктылык өсти.
Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев