Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

«Урал» хуҗалыгы агрономы Рамил Хәбибрахманов: Кайвакыт төшке, кичке ашлар да онытыла

2010 елдан ул хуҗалыкта баш агроном вазыйфасын башкара

«Шушында тудым, шушында кирәк булдым», — дигән сүзләр нәкъ менә «Урал» хуҗалыгы агрономы Рамил Хәбибрахманов турында әйтелгәндер кебек. Ул да Олыяз авылында туып, шунда эшли, туган як үсеше өчен бар күңелен биреп хезмәт куя. 

Рамил Олыяз урта мәктәбендә белем ала, шуннан соң Киров өлкәсенең Савали авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә. Аны тәмамлагач, егет армия сафларына алына. Ул Волгоград шәһәрендә тимерьюлчылар гаскәрендә ике ел хезмәт итә. «2000 елның декабрь аенда кайттым, ә 2001 елның февралендә “Урал” хуҗалыгына агроном-орлыкчы булып эшкә урнаштым», — дип искә ала хезмәт юлын башлаган вакытларны. Ә 2010 елдан хуҗалыкта баш агроном вазыйфасына билгеләнә. 

— Без мәктәпне тәмамлаган елларда бөтен малайлар йә инженер, йә механик һөнәрен сайлады, ә агрономия юнәлеше буенча баручы юк иде. Әти-әни, абыйлар исә мине шул якка тартты, начар эш түгел бит, диделәр. Шуңа күрә әлеге һөнәрне сайлавыма аларның да йогынтысы булгандыр. Әмма бу юлдан киткәнемә бервакытта да үкенгәнем булмады, — диде ул. — Орлыкчы булып хезмәт куйган вакытта күп тәҗрибә тупладым, шуңадырмы агроном итеп билгеләнгәч, эшкә кереп китүе авыр булмады, барысын да әкренләп өйрәндем. Мин практика үткән вакытта агроном Миннехан абый иде, аннан соң Илнур Шәрәфиев булды. Алар белән йөреп, беренче чирканчык, чыныгу алдым. Билгеле, бөтен җаваплылык үземнең җилкәгә калгач, төрле авырлыклар булды. Әмма Газинур Хатыйм улы бик нык теләктәшлек күрсәтте, райондагы барлык агрономнар булышты. «Вахитов» җәмгыятенең элеккеге баш агрономы, мәрхүм Насыйх абый Рәхимуллин киңәшләре бик ярдәм итте. Урыны оҗмахта булсын.

Агрономнарның эше элек тә җиңелләрдән булмаган, хәзер дә үз мәшәкатьләре җитәрлек. Күп вакытны кырда үткәрергә туры килә. Кайда нәрсә чәчәсе, нинди минераль ашламалар, агу-химикатлар кулланасы — барысын да белергә кирәк. Бөтен технологияләр үтәлсә дә, һава шартлары эшеңә киртә булырга мөмкин. 

— Эш башлаган вакытларда техникалар иске, хәзерге кебек чәчү комплекслары да юк иде. Бер басудан икенчесенә күчкәндә чәчү агрегатын көйләп вакыт үтте. Бүгенге көндә заманча, яңа, төзек техника, агрегатлар хезмәтебезне күпкә җиңеләйтә. Әмма хәзер документ эше артты, хисап тотасы, гел конторада гына утырсаң да, бетә торган гына мәшәкать түгел, — диде агроном. — Кышын безнең дә көнебез гадәти кешеләрнеке шикелле уза: иртәнге сәгать җидедә нәрәт үткәрелә, шуннан соң документлар тутырасың, төшке ашка барасың. Ә язын, җирләр кардан арчылгач, бөтенләй башка тормыш башлана: иртәнге сәгать дүрттә кояш белән бергә торып, караңгы төшкәнче кырдан кайтып кермисең, төшке, кичке ашлар да онытыла. Кайвакыт бар әйбер дә син уйлаганча шома гына бармый, төннәр буе хәл итү юлларын уйлап чыккан ситуацияләр дә була. 

Ничә еллар авыл хуҗалыгы тармагында эшләү дәверендә бу яшәү рәвеше Рамил Хәбибрахманов өчен гадәти тормышка әверелгән. Шуңа күрә зарланмый, хезмәтемне яратам, ничек бар, шулай кабул итәм, ди ул. Тормыш иптәше Нурия дә — аңа терәк, алар бергә ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Олысы Илүзә, 11 сыйныфны алтын медальгә тәмамлап, Бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы гына тапшырган, ә кечкенәсе Нәзилә икенче сыйныфны бетергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев