Уңганлыкның бер өлгесе
Менә шундый осталарның берсе – Нурия Закирова турында язып үтәсем килә.
Тирә-ягыбызда уңган кешеләр күп. Алар үзләре сайлаган өлкәнең кайсы ягына тотынса да, җиренә җиткереп башкара.
Менә шундый осталарның берсе – Нурия Закирова турында язып үтәсем килә. Язмам герое табигатьнең иң матур, һаваның иң саф, биредә ял йортла-ры төзеп куярлык Лубянда үсә. 10 сыйныфтан соң Лубян урман хуҗалыгы техникумына укырга керә. «Үзебездә менә дигән техникум булганлыктан, әллә кайларга барып йөрисем килмәде», - ди ул.
Уку йортын тәмамлаган студентларны урманчылык буенча төрле якларга җибәрәләр. Нурияне дә Зәй урман хуҗалыгына инженер итеп билгелиләр. Әлеге хезмәтен ул яратып башкара. Ләкин башка өлкәләрдә дә үзен сынап карыйсы килә: пионервожатый да булып эшли, педагогик институтта да бе-лем ала. Озак еллар Кукмарада яшь туристлар станциясе директоры вазый-фасын били.
Хәзерге вакытта лаеклы ялда булуына карамастан, «Ак калфак» оешмасы-ның иң актив әгъзасы ул. «Тылсым» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә физик мөмкинлекләре чикле балалар белән кул эшләре түгәрәген оештырган. Күкрәкчәләр тегү, сәйләннәрдән төрле-төрле әйберләр, брошкалар, алкалар ясау дисеңме. Әйе, осталыкның чиге юк, диләр.
Нурия – оста тегүче дә әле. «Тегү эшенә кайда укып өйрәндең?» - дигән соравыма:
«Әбием оста тегүче иде. Ул “Зингер” машинасында бик күпләргә күлмәк һәм башка өс киемнәре текте. Минем заманча машинам бар, ә “Зингер”ны әбием истәлеге итеп саклыйм. Үземнең тегә башлавым турында әйтеп китим әле. Без укыганда, “Зарница” дигән уен бар иде. Шул уенда катнашырга кирәк. Иптәш кызларымда сырма (телогрейка) бар. Үземә аны тегеп карарга уй-ладым. Һәм эшләдем дә, бик килешле чыкты ул. Шуннан соң гел тегә башладым. Дөресен генә әйткәндә, ул тумыштан килгән сәләттер. Сәләткә ты-рышлыгыңны да кушсаң, бар нәрсәне дә булдырырга мөмкин», - диде ул.
Әйе, сәләтнең дә сәләте Нуриядә! Калфаклар да, күлмәкләр дә тегә... Иптәш хатынның: «Нуриягә кич заказ бирсәң, иртән әзерләп куя», - дип әйткәне бар.
«Яшь чагымда 56 каракуль якадан тун тегеп кидем», - ди ул. Бу үзе бер сокланырлык гамәл бит!
Волонтерлык эше белән шөгыльләнергә дә вакыт таба изге күңелле Нурия. Өлкәннәрне котлый, картлар йортына, шәһәребездәге социаль ярдәм күрсәтү үзәгендәге балаларга күчтәнәчләр илтә, төрле районнарга экскурсияләр ое-штыра, үзенең кул эшләре белән күргәзмәләрдә катнаша. Гомумән, барысына да өлгерә.
«Өйдәге эшләр дә бик күп, бакчагыз да гел тәртиптә. Һәммәсенә ничек җитешәсең?» - дигән сорауны бирмичә кала алмадым.
«Сәгать 4тә йокыдан торам», - дип җавап бирде ул. Шулай, иртә торсаң – ит пешә, соңга калсаң – бит пешә.
Милли җанлы гаиләдә саф татарча сөйләшүче онык та үсә. Эльвинаның Кук-марада «Татар кызы»нда, Казанда оештырылган «Мини-Мисс» бәйгеләрендә җиңү яулавында әнисеннән тыш әбисе һәм бабасы Минрахманның да өлеше, ярдәме зур булгандыр. Оясында ни күрсә, бала шуны үзләштерә, уңганнар-дан уңган туа шул.
Нуриянең тырышлыгына гаҗәпләнәм мин. Юктан да конфет ясаучы кешеләр була бит. Калфак кияргә яратучы әңгәмәдәшемне шундый ханымнарның бер-се дияр идем. Ул осталыгы белән беррәттән кешелекле, һәркемгә ярдәм кулы сузудан тартынмый. Үзен һәрчак карап кына торучы ханым: «Иртән матур итеп киенеп-ясанмыйча ишегалдына, урамга да чыкмыйм», - дип елмая.
Нурия Закирова барлык яхшы сыйфатларны үз эченә алган. Шундый күтәренке рухта яшәп, мастер-класслар уздырып, һөнәреңне киләчәк буын-нарга тапшырырга язсын иде. Һөнәрле үлмәс – һөнәрсез көн күрмәс, диләр бит.
Рафилә ФӘТТАХОВА, Кукмара
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев