Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Укытучылар көне уңаеннан мөгаллимнәребез үзләренең кызыклы вакыйгалары белән уртаклашты

Сораштыру.

Укытучылар көне уңаеннан олы ихтирамга лаек мөгаллим-мөгаллимәләребез белән сөйләштек. Эшләгән дәвердә күңелләренә уелып калган хатирәләрне, иң кызыклы дәресләрен искә алдык.
Зөлфия БАҺАВЕТДИНОВА, күппрофильле лицейның башлангыч сыйныф укытучысы:
— Эшли генә башлаган чак, миңа икенче сыйныфларны җитәкләргә туры килде. Бераздан укучыларым: «Безнең укытучы апа шундый әйбәт, хәтта усалланып кычкыра да белми», — дип әйтә торган булганнар. Тагын бер кызык очрак истә калган: сыйныфымда бик озын буйлы малай укыган иде. «Карагыз әле, икенче сыйныф укучысы нинди зур», — дип таң калган олырак сыйныф укучыларына: «Мин беренче сыйныфта гына әле», — дип, күкрәген киереп җавап бирә иде ул. Берсендә өченче сыйныф укучысының: «Апа, кияүгә чыгарга ашыкмагыз, менә 18 яшем генә тулсын, мин сезгә шунда ук өйләнәм», — дигәне дә булды. Көтмәдем инде...

Гөлзирә ТИМИРОВА, Мәчкәрә мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы:
— Озак еллар башлангыч сыйныфларда эшлим. Бүгенге көн укучылары башкача: алар артык хәрәкәтчән, үткен телле, сөйләшергә ярата, бернигә дә исләре китми. Шулай 2 сыйныфта язу дәресе бара. Балалар, тырыша-тырыша, текст күчерә. Арткы партада бер укучым уйнап утыра. «Нигә язмыйсың, иптәшләрең язып бетерә бит инде», — дим. «Тукта, ашыкма, ник ашыгасың, язармын, — дип, ручкасын кулына алды да. — Менә язам бит». Тагын бер дәрестә сөйләшеп утырган укучыларга кисәтү ясыйм: «Балалар, сөйләшмәгез, дәрестә сөйләшергә ярамый, аңламыйча каласыз бит», — дим. Бер укучым әйтә: «Апа, дәрестә сөйләшергә ярамагач, сез дә сөйләшмәгез», — димәсенме.

Габит НӘҖИПОВ, Зур Кукмара мәктәбенең биология укытучысы:
— Беркөнне кабинетыма өченче сыйныф укучысы йөгереп керде дә: «Габит абый, минем „любовь“ бит әле», — ди. «Нинди «любовь»? — дим үзенә. «Мин берьюлы алтынчы сыйныфта укый торган өч кызны яратам, йөзләренә үк бәреп әйттем», — ди. «Ни өчен өчесен дә?» — дип кызыксындым. «Алар өчесе дә матур, уңган, мин гашыйк булдым», — диде дә, йөрәк турысына кулын куеп, хис-кичерешләре белән бүлеште.

Гөлнара ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА, Туембаш мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы:
— Башлангыч сыйныфларда кызыклы мизгелләр гел булып тора инде ул. Апрель аенда Ленин туган көнен искә алганчы иң элек укучылардан бүген нинди көн, бер бөек шәхеснең туган көне, дим. Арадан бер укучы дөрес җавап бирде. «Әйе, бүген Ленин бабайның туган көне», — дигәнгә икенче укучы: «Апа, ул сезнең бабагызмы әллә?» — ди. Берсендә әтиемнең исемен — «Вакыйфовна» сүзен әйтә алмый интеккән беренче сыйныф укучысы: «Апа, сез нигә әтиегезгә шундый авыр исем куштыгыз ул?» — дип елмаерга мәҗбүр итте.

Рубин АЗИН, Югары Чура мәктәбенең тормыш иминлеге нигезләре укытучысы:
— Элегрәк мин «автодело» дәресен укыттым. Тракторның регуляторын өйрәнәбез, укучыларга плакатлар, макетлар ярдәмендә аңлаттым. Икенче дәрестә бер укучыдан сорыйм, җавап бирә алмады. Икеле куясы килми, бераз исенә төшерәм дип киттем үзем сөйләп: «Оборотлар арткан вакытта шушы шариклар „центробежный“ көч белән кырга чыгалар да ягулык керүне киметәләр. Димәк, трактор сүнми дә...» — дип дәвам итүен сорап, өметле күзләрем белән карап торганда, ул миңа: «Кабынмый да», — дип куйды. Берсендә тормыш иминлеге нигезләре дәресе бара. Инфекцияле авырулар темасыннан соң табигый бәла-казалар темасына тукталып, цунами турында сөйләдем. Аннан белемнәрен тикшереп карарга дип, укучыларга язма бирем бирдем. Шунда бер укучы: «Цунами — ул бик куркыныч авырту, иярергә дә мөмкин», — дип язган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев