Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Укытучы һәм... тракторчы

Кемдер, бу – хатын-кыз эше, монысы – ир-атныкы, дип аерып карарга күнеккән. Кукмарада яшәүче Мансура апа Хәерова белән якыннан аралашкач, әлеге сүзләрнең дөрес түгеллегенә инандым.


Гаиләдә дүртенче бала булып дөньяга аваз салган нарасыйга “әти” диеп дәшәргә язмаган.

- Миңа яшь ярым вакытта әтием Шәрифулла сугышка киткән, - дип искә ала ул әлеге коточкыч мизгелләрне. - Аны муеныннан кочакладың да җибәрергә теләмәдең, бергә елап озаттык, дип сөйли иде әнием. Башта хәбәрсез югалды дигән хат килде, соңыннан Тверь өлкәсендә җирләнгән дип, газетада басылып чыкты. Әтиләре исән кайткан балалар ул чакта җиңелрәк көн күрде.

Ил азатлыгы өчен кан коюлар барган мәлдә Мансура Иске Йорт авылындагы әбисендә яши. Утын булмагач, кыш көне мичкә ягарга дип, ат, сыер тизәге җыя алар. Әнисенең энесе Рәшит, сугыштан исән-сау әйләнеп кайткач, урманнарга бай Пермь өлкәсенә барып урнаша. Шунда гаилә коргач, үзе янына әнисен – Мансураның әбисен дә алып китәргә ниятли. Олы кеше чит мохиткә тиз ияләнсен дип, нәни кызны да ияртәләр. Беренче сыйныфка да ул андагы Седяш татар авылы мәктәбенә керә. Соңыннан укырга Кукмараның беренче мәктәбенә бара. Әнисе фабрикага эшкә киткәч, икенче сыйныф баласы, иртәнге биштә торып, кибеткә (хәзерге музей каршында урнашкан була) ипи алырга юнәлә.

- Мине арттан китереп кысалар да этеп чыгаралар иде. Буш кул белән калган вакытларым күп булды. Аннан дәрескә соңаргач, укытучыга, ипигә чират тордым, дияргә ояла идем. Шундый авырлыклар кичкәнгә күрә, хәзер ипи сайлаганым юк, кибет киштәсендә ниндие бар, шунысын алам. Ә суны ерактагы коега йөреп ташыдым, олы, тимер чиләкләр белән су алуы бик авырга туры килде, - диде әңгәмәдәшем, балачак елларын күз алдыннан үткәреп.

Тугызынчы сыйныфтан соң Мансура Арча районының Үрнәк училищесында тракторчы-машинист һөнәрен үзләштерә, аннары яшь белгечләрне комсомол юлламасы белән Казахстанга чирәм җирләрне эшкәртергә эшкә җибәрәләр. Анда ул яшьләр белән беррәттән комбайнда, тракторда хезмәт куя. Өч елдан янәдән туган ягына юл тота һәм укуын кичке мәктәптә тәмамлый.

- Тарих фәненнән безне Рафак Якупов укытты, - дип, хәтер йомгагын сүтә мөгаллимә. - Дәрес башында уйландыра торган сорау биреп, укучыларның игътибарын җәлеп итә белде. Ә мин шунда ук җавап кайтарам да ул: “Маркс, Энгельс тәгълиматлары тумаган булса, боларны син уйлап табар идең”, - дип кабатлый иде.
Чыннан да, нинди дә булса өлкә белән кызыксына башлау остаздан тора шул. Шуңа күрә ул Казан дәүләт педагогика институтына тарих факультетының рус-татар бүлегенә керә. Бер елдан укуын читтән торып дәвам итә, ике ел Чарлы мәктәбендә башлангыч сыйныфларга белем бирә. Аннары аны Зур Сәрдек мәктәбенә рус теле һәм әдәбияты фәннәрен укытырга җибәрәләр. Төрле авыллардан килгән балаларны туплавы һәркемгә дә җиңел бирелмәгәнлектән, мәктәп директоры Закирҗан абый Сабитов ел саен түбәнрәк сыйныфларны тәҗрибәле Мансура апага бирә. Элеккеге сыйныф җитәкчеләре белән аерылышырга теләмәгән укучылары, аның капка төбенә килеп: “Ник безне калдырдыгыз?”, “Апа, безне кире алыгыз инде” дип, ялынып та карыйлар.

- Мин һәрвакыт балалар белән уртак тел таба белдем. Төрле кичәләр, сыйныф белән чәй эчүләр, кызлар һәм малайларны бәйрәмнәр белән котлаулар, мавыктыргыч уеннар оештырдым. Эшкә килгәндә Зур Сәрдектә клуб юк иде, кичәләрне мәктәп фойесында уздырдык, ул вакытта концертларга да кеше күп йөрде. Укучыларым белән әллә ничә тапкыр Казан, Ульяновск шәһәрләренә экскурсиягә дә бардык, - диде остаз.

Ул бик актив тормыш алып бара: мәктәптән бушаган арада спектакльләрдә катнаша. Бервакыт Юныс Әминовның “Язылмаган законнар” пьесасын сәхнәләштергәндә әшәке хатын ролен башкарырга туры килә аңа. “Уңган” хуҗабикә пешергән ашны авыз итүгә үк ире, эчәкләрен алырга оныткансың, ди. Әлеге сүзләр балаларның хәтеренә кереп калган булса кирәк: Купка авылыннан бишенче сыйныфка килгән бер малайдан, сезнең рус теле укытучыгыз кем, дип сорагач, ул: “Тавыкны эчәкләре белән пешергән иде бит әле бер апа – шул укыта” дип җавап кайтарган.

Концерт, театрлар куеп йөреп суык тигән Мансура апага табиб климат алыштырырга киңәш итә. Аның сүзләренә колак салып, Азәрбайҗанга күченеп китә. “Анда җиләк-җимеш агачлары тиз үсә, бер елны коры таяк утыртсак, икенче елга мул уңыш ала идек. Мингечаур шәһәрендә торганда ике тапкыр гына кыш булды”, - диде ул. Башта балалар бакчасына урнаша, аннан кичке мәктәптә рус телен укыта, директор урынбасары һәм директор вазыйфаларын башкара. Биредә унтугыз ел яшәп кайткач та, үз һөнәренә тугры калып, икенче мәктәптә җиде ел татар теле укытучысы булып эшли.

Лаеклы ялга чыккач та тик утырмый ул: өч ел Кукмара мәдрәсәсендә белем ала. “Укучыларым һаман да онытып бетермиләр, әле дә танып эндәшәләр”, - диеп елмая.

Гаилә хәленә килгәндә, ире Чыңгызның вафат булганына 15 ел икән. Бердәнбер улы Алик юрист һөнәрен алган, иң элек милициядә эшләгән, аннан институтта укыткан. Резеда исемле кыз белән гаилә корып, ике малайга гомер биргәннәр. Сабыр, киң күңелле, мөлаем Мансура апа бүгенге көндә бик бәхетле: улы һәм килененең, онык һәм оныкчыкларының яратуын, кадер-хөрмәтен, игътибарын тоеп, аларга кунакка йөреп, һәр туар көнгә сөенеп гомер кичерә.

фото: гаилә архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев