Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Уйнадым, көлдем, йөрәгемдә ниләр янганын үзем генә белдем, ди яман чирне җиңгән Әлфия Газизуллина

Табибның өч хәрефле чир дигән сүзеннән күз алдым караңгыланып китте.

“Аккош өйрәтә баласын үргә каршы йөзәргә. Бик күп сабырлыклар кирәк авырганда түзәргә”, - дип, редакция ишеген ачып, суыктан битләре алсуланган бер ханым килеп керде.

Карасаң, йөзендә ягымлы елмаю, ә күңелендәге тулып ашкан борчуларын уйласаң... 

Ташлы Елга авылында гомер кичерүче, Кәркәүч мәдәният йорты директоры Әлфия Газизуллинаның тормыш девизы бик гади: “Яшәргә, яшәргә, яшәргә. Аллаһы Тәгалә биргән гомернең кадерен белергә кирәк”. Яман чирне җиңгән якташым сүзен ерактан, балачак хатирәләреннән үк башлады:
 
- Тумышым белән Әгерҗе районының Кырынды авылыннан мин. 1968 елның 16 февралендә гаиләдә бер бала булып туганмын. Әнием Гайникамал 42 яшендә олыгаеп кына алып кайткан. Кечкенәдән җыр-моңга гашыйк булдым, шигырьләр сөйләдем. Әтием Сәетҗан гармунда уйный, ә әнием җырлый иде.

3 сыйныфта укыган чагым. Чапаев исемендәге колхозыбызның 50 еллык юбилее. Мин 39 температура белән урын өстендә ятам. Әни эшкә ишекне бикләп киткәч, өй яныннан үтеп баручы бер әбине тәрәзә аша чакырдым да тиз генә бәйрәмдә шигырь сөйләп кайттым. Шундый үҗәт, максатчан булдым. Инде 5 сыйныфтан ук сыер саварга, оекбаш бәйләргә өйрәндем. Без бакчага алты рәт бәрәңге саен көнбагыш утырта идек. Олы башлы булып үсте алар. Көнбагышларны кагып, егермешәр капчык киптереп сатып акча эшләдек, Ижаудан да килеп алдылар. 

Күпбалалы гаиләләргә карап көнләшкәнем исемдә калган. Әниемнең йөрәге авырту сәбәпле, миңа гына тормыш бүләк иткәнен үскәч аңладым. Кияүгә чыксам, өч бала алып кайтыр идем дип сүз бирдем.

Үземне белгәннән бирле хикәя, поэма һәм шигырьләр иҗат иттем. 5 сыйныфта язган көз турындагы тәүге шигырем Әгерҗе районының ул вакыттагы “Җиңү юлы” газетасында басылып та чыкты. Татар телен һәм әдәбиятын яхшы үзләштергәнлектән, мәктәптән соң укытучылыкка китәргә ниятләгән идем. Ләкин әнием: “Кызым, Казанда биш ел буе ничек укырсың, минем рәтем юк”, - дигәч, фикеремне үзгәрттем. Шулай итеп, Алабуга мәдәни-агарту училищесына кердем. Анда театр, җыр белән кызыксындым, барлык чараларда актив катнаштым. Училищега ТНВ каналы дикторы Лия Заһидуллина белән шагыйрь Равил Фәйзуллин килгәч, алар каршында чыгыш ясаган идем. Лия Заһидуллина: “Әлфия, тавышың көр, әйдә, Казанга укырга кер. Үзем булышам, безгә дикторлар кирәк”, - дигәч, башкалага бик китәргә хыяллансам да, әниемнең сүзенә каршы килә алмадым.
 
Студент вакытта төш күрдем: имеш, әнием вафат булган икән. Аның хәлен белергә дип, укуымнан сорап кайтсам, ул дәваханәдә ята иде. Кызганычка каршы, 17 яшемдә кадерле кешемне югалттым. Ярый әле янәшәмдә әтием, туганнарым, укытучыларым булды. Ул чакта минем өчен яшәү тукталды. Гаиләдә бер кыз булган әнием үзе дә нәкъ 17 яшендә әнисен югалткан, шулай аның язмышын кабатладым.

Училищедан соң ничектер авылга кайтасым килмәде. Бөтен авырлыклар, хатирәләр шунда туган ягымда калсын, дидем. Шуңа күрә дустым Гүзәлиягә ияреп, 19 яшемдә Кукмарага киттем. Безне Пычак җирлегенең мәдәният йортына эшкә билгеләделәр. Биредә яңа армиядән кайткан, көдрә чәчле, аралашучан, Ташлы Елга егете Рашит белән танышып, бер атна очрашып йөрдек тә сигезенче көнне өйләнештек, ике малай һәм бер кызга гомер бирдек. Ташлы Елгада алты ел клубта хезмәт куйдым. Авыл җирендә малсыз торып булмый бит. Ул вакытта 3 сыер, 5 үгез, 18 сарык, 150 бройлер, каз һәм үрдәкләр асрадык. Аннары 23 ел буе фермада сыер саудым, бозау карадым. Фермада эшләгән вакытта сәхнә белән дуслыгым өзелмәде. 2003 елда гаиләбез белән “Гаилә – илһам чыганагы” дигән район бәйгесендә катнашып, беренче урынны алган идек. 
 
...2016 елда зур, истә калырлык вакыйгалар күп булды: улыбыз өйләнде, кызыбызны кияүгә бирдек, иптәшемнең 50 еллыгын билгеләп үттек, өйне күтәреп түбәсен ябып кына бетергән көнне оныгыбыз туды, Кәркәүч мәдәният йортына сәнгать җитәкчесе булып эшкә кердем. Авыл әбиләрен җыеп, биредә “Оста куллар” берләшмәсе оештырдык. Ул вакыттагы директор Гафан Насыйров баянда уйнады, без бәйләдек, шул арада җыр да суздык. “Әйдәгез, бәйләү дә бәйләдек, ә хәзер сәхнәгә дә чыгып карыйк әле”, - дип, өлкәннәрне сәхнәгә тарттым. Шушы ансамблебезгә “Тынгысыз йөрәкләр” дигән исем бирдек.

Аккомпаниаторыбыз булмау сәбәпле, Кәркәүч авылында туып-үскән, Нократ Аланында яшәүче Вәлиуллин Марсель абый белән Фәния апаларга мөрәҗәгать иттек. Районда оештырылган һәр конкурста даими катнашабыз. Тәҗрибәле, акъяулыклы әби-апалардан онытылып баручы гореф-гадәтләрне, мөнәҗәтләрне өйрәнәбез. Хезмәттәшләрем мине күз карашыннан ук аңлыйлар. Солдатларга гуманитар ярдәм дә күрсәтәбез, сетка, җылы оекбашлар да бәйлибез. Кәркәүч данын без якламасак, кем яклар соң?! Сәхнәдә үзем – алып баручы да, җырчы да, иҗат иткән шигырьләремне дә сөйлим. Башлаган һәр эшне ахыргача башкарырга, хезмәтемне дин белән бергә бәйләргә тырышам. 2020 елдан исә мәдәният йорты директоры вазыйфасына билгеләндем.

Балаларыбыз тормышта, безне 4 онык белән сөендерделәр. Малаең кемне ярата – киленең шул була, кызың кемне ярата – киявең шул була, диләр бит. Берсенә дә каршы килмәдек. Киленнәрем үземнең кызларым кебек, серләшәбез, киңәшләшәбез. Сабыр кайнанам Миннебикә белән дә шундый мөнәсәбәттә идек, миңа кызым дип кенә дәште. Әти-әни белән 30 ел бергә дус-тату гомер кичердек. Йорт ишегенә йозак эленмәде, эштән кайтышка җылы ризык әзер булды, балаларны тәрбияләргә ярдәм иттеләр. Авылның хөрмәтле кешесе – кайнатам Гыйниятулла иң яхшы балта остасы иде, ул һөнәр аңа нәселдән күчкән. Ә әтинең эшен уллары – ирем Рашит белән Хәлим абый дәвам итәләр. Картаймыш көнендә әтиемне дә үзебезгә алып кайттык, алты ел бездә яшәде. Барысын да кадерләп тәрбияләп соңгы юлга озаттык.

Гаиләдә хатын-кыз, ир-ат эше дигән төшенчә юк безнең. Бөтенесен дә бергәләп башкарабыз, балаларны да шуңа өйрәттек, вакытында дөрес юнәлеш күрсәтергә омтылдык. Олы улыбыз Ришат 9 сыйныфтан соң аграр көллияткә укырга кергәч, авылны бик сагынды. Ничек кенә ияләндерергә инде дип баш ваттым. Шунда аңа ипине кисеп күрсәттем: “Кире кайтсаң, сагынган дип сөйләмәсләр, укый алмаган, диярләр. Сиңа карата икенче төрле караш булачак. Менә бу ипи кире ябыша икән – кайтырсың”, - дип аңлаттым.

Уртанчысы Ренат бик кыю иде, абыйсына иярде дә китте. Ә төпчегебез Рәзинәне Казанга җибәрәсебез килсә дә, сагынам дип, Кукмараны сайлады. Янилдә укыганда ул да юксынып елады. Бу хакта Ришатка әйткәч, аңа да ипине кисеп күрсәт дип көлдерде инде. Мин нәкъ шулай эшләдем дә.
 
...Аллаһы Тәгалә яраткан адәмен төрле яклап сыный, диләр бит. 2020 елда ни сәбәпледер тирли, хәлем бетә, аркам сызлый, күкрәгем кадый башлады. Кул белән тотсам, уң күкрәгемдә биш тиен акча кадәр таш шикелле шешне ачыкладым. 13 декабрьдә район үзәк дәваханәсендә маммография үттем дә Кукмарада яшәүче кызым Рәзинәләргә кунакка кердем. Чәй эчеп утырганда фельдшерыбыз смс язып җибәрде: “Әлфия апа, тиз арада УЗИ узарга кирәк”. Аны-моны уйламыйча, кире дәваханәгә бардым. 
 
Табибның өч хәрефле чир дигән сүзеннән күз алдым караңгыланып китте. Әнинең үлеме турындагы хәбәрне ишеткән кебек авыр, җир убылгандай булды. Табиб сөйли – мин елыйм, ул сөйли – мин елыйм... Иң курыкканым онкологик авырту иде. Дәвахәнәдән ничек кайтканымны да хәтерләмим.

Бу турыда тулырак газетабызның 17 февраль санында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев