Удмурт милләтеннән булган райондашларыбыз “Башваткыч”та катнашкан
Алар татар телендә аралашып, районның казанышлары, гореф-гадәтләр турында сөйләгәннәр
Кукмара районының удмурт фольклор коллективлары ТНВ каналының “Башваткыч” тапшыруында катнашканнар.
Татар телендә барган күңелле, мавыктыргыч уенда “Инвожо” ансамбленнән - Иван Артемьев, “Купанча” ансамбленнән - Ирина Габдулхакова, “Зәнгәри” ансамбленнән Нина Зайнуллиналар үзләрен сынап караганнар. Алар удмурт милләтеннән булсалар да, саф татар телендә аралашып, Кукмара районы, аның казанышлары, гореф-гадәтләре турында сөйләгәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев