Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Тырыш авылыннан Факил Хөснетдинов: Яшәүнең матурлыгын аңладым

Ул – безнең районнан беренче чечен сугышында катнашкан иң беренче солдат.

Тырыш авылында яшәүче Факил Хөснетдинов 50 яше тулгач, тормыш иптәше Гөлнара белән Чечен Республикасының Грозный шәһәренә барып кайта. Еллар дәвамында хәтер төпкелендә сакланган кичерешләрне, күренешләрне яңартырга, үткәннәрне яңадан барларга, шул ук вакытта хәзерге төзек, матур үзгәрешләрне күрергә тели ул. 

Факилнең әлеге сәфәре урынсыз түгел. Ул – безнең районнан беренче чечен сугышында катнашкан иң беренче солдат. Моннан нәкъ 31 ел элек, 16 декабрьдә аны кояшсыз, нурсыз, караңгы Грозный каласы каршы ала.

– 9 декабрь кичендә Юргадагы частьта караулдагы солдатларны урнаштырып кына кайткан идем, плацка тезелергә дигән команда булды, – дип, истәлекләрен яңартты Факил. – Колагыбызга Чечен сугышы башлана икән, безне алалар дигән хәбәрләр кергән иде инде. Тезелеп басуга: “Командировка була, Кавказ. Кемнәр барырга тели?” – дигән сорау куйдылар. Без ел ярым эчендә үзара дуслашып беткән солдатларның бер-беребездән аерыласы килмәде, 11 сәгать эчендә бер эшелонга төялеп бетеп, юлга кузгалдык. Юргадан чыгып киткәндә 46 градус салкын иде, бер атна дәвамында бардык. Безне төнлә Моздокта эшелоннан төшерделәр, шунда ук һөҗүм ясап, Грозныйдагы “Северный” аэропортын кулга алдык. Чечняда саз, пычрак иде, әллә сугыш булганга күрә шәһәр гел караңгы кебек истә калган, бер тапкыр да кояш күрмәдем кебек мин анда. Ә инде дистә еллардан соң заманча биналар, ямь-яшел, зәвыклы парклар, киң урамнары белән чит илләрне хәтерләткән, искиткеч зур яңарышлар кичергән хәзерге тыныч Грозныйны күреп гаҗәпләндем. Әле кайчан гына сугыш юлы узган, тирә-юнь бары тик җимереклекләрдән генә торган дип уйламассың да.

Бер ел да сигез ай дәвам иткән әлеге кампаниянең авырлыклары һәм кыенлыклары Факилнең дә язмышында үз эзен калдыра. Биредә булган алты ай эчендә югалтуларны да күрә, дошман белән якыннан ук күзгә-күз очраша, контузия дә ала ул. Батырлыклары өчен ике Суворов, бер икенче дәрәҗә “Бик яхшы хәрби хезмәт өчен” медальләре белән бүләкләнә. 

Солдатлар җирне берникадәр казып урнаштырылган җиде кешелек брезент палаткаларда яшиләр. “Полк “Северный” аэропорты янында торды, аны да сак­ладык, хәрби операцияләрдә катнаштык. Мин пехота өчен 600 чакрым ераклыктагы Рос­тов шәһәреннән сугыш кирәк-ярагы, азык-төлек ташыдым. Башыбызда тимер каска, өстә 17 килограммлы бронежилет булырга тиеш иде, соңгысын, руль борырга комачаулый дип, киеп йөрмәдем, ишеккә генә элеп куя идем. Ул мине күп тапкырлар сак­лап калды, алты ай эчендә өч машина алыштырдым, күңелдән “бисмиллаһ” сүзе китмәде, – ди хәрби хәрәкәтләр ветераны. – Консерва заводын саклаганда контузияне ничек алганны һич хәтерләмим, аңыма килеп, күземне ачканда госпитальдә ята идем. Армиядән кайткач та контузия бик интектерде, баш авыртты, бик тиз күңел тула иде. Хәзер дә, һава торышына карап, көне-көне белән үзен сиздерә, берникадәр кырысрак булырга тырышсам да, күңел халәтем шулай ук калды”. 

...Факил бер иптәше белән көннәрдән беркөнне дошман белән күзгә-күз очраша. Атам дисә – автоматының магазины бушаган, качыйм дисә – инде соң. “Берничә генә метр арадан безнең күзләребезгә карап тордылар да, кызгандылар ахрысы, борылып китеп бардылар”, – дип искә алды әлеге минутларны Факил. 

Дүрт ир балага гомер биргән әнисе Шәргыянең догалары да саклап йөрткәндер улын. Яшь солдатлардан үземә алмаш шофер әзерлим дә, Яңа елга ялга кайтам дип, Юргадан әнисенә хат язган Факил, көтмәгәндә Чечняга китү сәбәпле, ике ай буе хәбәрсез була. Хәтта шул шәһәрдә яшәгән авылдашы, әнисе үтенече буенча частька барып, Факилне эзләп тә карый әле. Әнисе белән абыйсы Рәҗәпкә язган солдат хатлары икесе бер үк көнне килә. “Әни, мине командировкага җибәрделәр”, – дигән хатында Мәскәү адресы язылгач кына тынычлана ана күңеле. Әмма Рәҗәп абыйсы түзми, энесенең Чечняда икәнлеген әйтә. Менә шул мизгелдән башлап әнисенең йөрәге тагын да ныграк кысыла. Һәр көнне хатлар көтеп, һәр авазга, һәр хәбәргә өмет баглап яши ул. Әнисенең догалары, улының исән-имин булуы өчен кылган теләкләре – Факил өчен иң зур терәк булып кала. 

…Атышлар тынган арада Факил балачагын, дүрт бертуганы – абыйлары Рәҗәп, Фәнил, энекәше Фаиз белән ямь-яшел чирәмле, чип-чиста Тырыш урамнарында яланаяк йөгереп йөргәннәрен, Сәрбиҗамал әбисенә ияреп, урманга миллек, дару үләннәре җыярга барганнарын, әти-әнисе көне буе эштә булганлыктан, алдан үзләренә бүлеп куелган бозау арканлау, чүп утау, идән, савыт-саба юу кебек эшләрне йөгерә-йөгерә үтәүләрен сагынып искә ала. Алар – дүртәү, күршедә генә тагын биш бала. Бергәләп аларга җыелсалар, әбиләренең бала-чага тавышыннан качып чыгып киткәне дә күз алдыннан китми. Ә иң үзәккә үткәне: урман эченә өчәр чакрым кереп, “диләнкә”дәге агачларны кисеп, болынлык ясау, анда печән әзерләүләр армия хезмәтендә дә онытылмый. Ә инде өстенә авыл каймагы сылап, шикәр комы сибеп ашаган ипинең тәмлелеген әйтәсе дә юк!

– Балта остасы булган әтиебез иртә – без мәктәптә укыганда үлеп китте. Рәҗәп абый әти урынына калды. Аның сүзеннән бервакытта да чыкмадык, тыңлый идек, хәзер дә шулай, – ди Факил. – Кызганыч, Фәнил абый гына 27 яшендә вафат булды. 

Армиягә кадәр үк шофер белгечлеге алган, йөз меңнәрчә чакрымнарны ураган Факил Хөснетдинов, тормыш иптәше Гөлнара белән өч бала үстереп, аларның тормыштагы шатлык­ларына сөенеп, тыныч, матур гомер итә. “Чечняда вакытта яшәүнең матурлыгын, күңелле икәнлеген аңладым, тиз арада тынычлыкка ирешеп, рәхәтләнеп, иркен итеп сулыш алып яшисе иде”, – диде ул сау­буллашканда. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев