Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Туган көнгә иң матур котлаулар

Якыннарыгыз, туганнарыгыз, хезмәттәшләрегез, дусларыгызның туган көннәре белән тәбрикләү өчен иң матур татарча котлау текстлары.

Сөекле әниебез!
Олы бәйрәмең — күркәм юбилеең белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз. Сиңа сәламәтлек, күңел тынычлыгы, бәрәкәтле тормыш телибез. Картаюны сизмичә, яшәү дәртеңне сүндермичә, озак гомер итәргә язсын. Гомер буе без — балаларың дип яшәдең. Барысы өчен дә бик зур рәхмәт сиңа, әни!

Озын гомер бирсен сиңа Ходай,
Кояш сиңа бирсен яктылык.
Барлык балаларың, оныкларың
Китерсеннәр бары яхшылык.

Сине яратып балаларың, кияү-киленнәрең, оныкларың, оныкчыкларың, кода-кодаггыйларың.

♦ ♦ ♦ 
 

Кадерле әниебез!

Сабыр, изге күңелле, нигезебезнең кояшы булган әниебез! Сине олы юбилеең белән чын йөрәктән тәбрик итәбез. Алдагы тормышыңда нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, шатлык-куанычлар, хәерле озын гомер телибез. Балаларыңның һәм оныкларыңның бәхетенә сөенеп, туганнарыңның таянычын күреп, кадер-хөрмәттә яшәргә язсын. Әтиебез белән безне кадерләп үстереп, үз юлыбызны табарга булышканыгыз, яратып кайгыртканыгыз өчен зур рәхмәт. Безне сөендереп, озын-озак яшәгез! 

Җирдә кояш нуры балкыгандай,
Син балкыйсың безнең күңелдә.
Тормышыбыз синең белән матур,
Рәхмәтлебез сиңа гомергә.

Иң изге теләкләр белән балаларың, кияү-киленнәрең, оныкларың, оныкчыкларың.

♦ ♦ ♦

Газиз әниебез!
Сине шушы матур бәйрәмең белән тәбрик итәбез һәм иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Әниебез, син без — балаларың өчен кайгыртучан ана, оныкларың өчен яраткан, кадерле әби. Сиңа зур уңышлар, шатлыклы очрашулар, көтелмәгән куанычлар һәм бәрәкәтле озын гомер телибез. Ходай биргән гомереңне сәламәт булып, күңел тынычлыгында, кайгы-хәсрәтсез, борчу-мәшәкатьсез, шатлык-сөенечләр белән, балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп яшәргә язсын.

Әни диеп әйтә алу — бәхет,
Син яшисең һәрчак безне дәшеп.
Безгә кылган изгелекләреңне
Булса иде, әни, бәхилләтеп.

Син булганда, безнең тормыш матур,
Син бит безгә олы бер терәк.
Матур яшә, берүк исән-сау бул,
Син бит, әни, безгә бик кирәк.

Изге теләкләр белән балаларың, яраткан оныкларың.
♦ ♦ ♦

Кадерле әтиебез!

Сине ихлас күңелдән күркәм юбилеең белән кайнар котлыйбыз. Әни белән тигезлектә, сау-сәламәт булып, балалар-оныклар куанычын күреп, килен-кияүләр, кода-кодагыйларыңның ихтирамын тоеп, күршеләр, туганнар, дусларыңның хөрмәтен сизеп, алга таба да борчу-мәшәкатьләрсез, авырмыйча, хәерле озын гомерләр насыйп булсын.

Гомер буе хезмәтеңә тугры калып, хезмәттәшләреңнең ихтирамын казанып яшәдең, безнең горурлыгыбыз булдың. Балаларым бәхетле булсыннар дип эшләгән изгелекләрең, безгә бу тормышта яшәргә көч биргән акыллы киңәшләрең, шатлык-сөенечләр китерә торган хәер-догаларың өчен чиксез рәхмәт сиңа, кадерле әтиебез!

Сиӊа рәхмәт сүзен, әтиебез,
Белдерәбез туган көнеӊдә.
Үстердегез безне, кеше итеп,
Олы рәхмәт барысы өчен дә.

Рәхмәт, әти, меӊ-меӊ рәхмәт,
Бар нәрсәгә булдыӊ түземле.
Сәламәт бул, кайгы-хәсрәт күрмә,
Ходай олыласын үзеӊне.

Ашлар тәмле әни кулы белән,
Йортлар ямьле әти тыны белән.
Йортыбызныӊ утын сүндермичә,
Яшәгез сез кайгылар күрмичә.

Сине яратып әниебез, улың-кызларың, килен-кияүләрең, оныкларың, оныкчыкларың.

♦ ♦ ♦

Олы хөрмәткә лаеклы әтиебез, яраткан бабаебыз!
Ихлас күңелебездән матур гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Безне — балаларыңны һәм оныклырыңны хезмәт сөяргә өйрәттең. Кайчак таләпчән, кирәк чакта кырыс та була белдең, ләкин һәрчак туры сүзле, гадел, киң күңелле, олы йөрәкле, мәрхәмәтле, ярдәмчел булып калдың. Киләчәктә Ходай биргән гомереңне тазалыкта, муллыкта, башкарган хезмәтләреңгә сөенеп, пар канатың — кадерле әниебез белән тигезлектә, бәхет-шатлыкта яшәргә язсын иде.

Төрле чакны күргәнсеңдер, әти,
Йөрәгеңдә күптер яра да.
Киңәшчебез, терәгебез булып,
Озак яшә безнең арада.

Сине бик тә яратып һәм олы рәхмәтләр белән балаларың. 

♦ ♦ ♦

Кадерле туганыбыз!
Бүген гомер мизгелеңнең матур бәйрәме — хатын-кызның акыл туплаган, асыл, иң күркәм чоры. Кадерлебез, ихлас күңелдән туган көнең белән котлыйбыз. Сиңа гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Киләчәктә дә сәламәтлек, күңел тынычлыгы, тигезлек, яңадан-яңа куанычлар, мул тормыш телибез. Әрнү-сагыш белмә, балаларыңның игелекләрен күреп, бергә-бергә күңелле итеп яшәргә язсын.

Гомер юлың пар канатлы үтсен,
Өстәлеңдә сыйлар мулдан булсын.
Тормыштагы кылган изгелегең
Үзеңә зур бәхет булып кайтсын.

Изге теләкләр белән туганнарың.

♦ ♦ ♦

Туганыбыз!

Сине матур бәйрәмең белән ихлас күңелебездән котлыйбыз. Ачык йөзле, киң күңелле, туганчыл, ярдәмчел, нинди генә эшкә тотынсаң да, барысына кулың ята. Алтын куллы туганыбызга алдагы тормышында нык сәламәтлек, бәхет-куанычлар телибез. Балаларыгыз һәм оныкларыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, тормыш иптәшең белән тигезлектә, муллыкта гомер кичерергә язсын.
Без телибез сиңа озын гомер,
Шатлыкларның иң-иң олысын.
Көннәрнең дә бәхетлесен генә,
Ә гомернең якты, нурлысын.

Иң изге теләкләр белән туганнарың.
♦ ♦ ♦

Хөрмәтле хезмәттәшебез!
Олы бәйрәмегез — күркәм юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйбыз. Җир йөзендәге иң изге, иң матур теләкләребезне җиткереп, кайгы-хәсрәтсез көннәр, гаилә шатлыгы, нык сәламәтлек, күтәренке рух, бәхет-куанычлар телибез. Балаларыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, тормыш иптәшегез белән тигезлектә, муллыкта озын гомер кичерергә язсын. Киләчәгегез җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын!

Хөрмәт белән хезмәттәшләрегез.
♦ ♦ ♦

Хөрмәтле җитәкчебез!
Гомерегезнең күркәм бәйрәме — олы юбилеегыз белән котлыйбыз. Сез бөтен белемегезне, көчегезне хезмәтегезгә багышладыгыз. Кайгыртучан, сак карашыгыз, эш сөючәнлегегез зур хөрмәткә лаек. Бөтен тармак күрсәткечләре буенча район, республикакүләм уңышларында да сезнең көндәлек фидакарь хезмәтләрегезнең өлеше зур. Авыл хуҗалыгы тармагында башкарган намуслы, нәтиҗәле хезмәтегез өчен рәхмәт хисләребезне кабул итегез.

Хөрмәтле _________! Алдагы гомерегез бүгенгедәй күркәм үтсен, гаиләгез тигез булсын, кылган яхшылыкларыгызның бәрәкәтен күреп, тормыш юлдашыгыз белән гаиләгезгә иңгән муллыкка сөенеп, күңел күтәренкелеге һәм тынычлыгы белән балаларыгызның, оныкларыгызның рәхим-шәфкатен тоеп, таза-сау булып яшәргә язсын.

Олы ихтирам белән хезмәттәшләрегез.
♦ ♦ ♦

Хезмәттәшебез!
Без сезне киң күңелле, үз хезмәтен җиренә җиткереп башкаручы, һәрвакыт ярдәмчел, кыен чакларда терәк булырга сәләтле хезмәткәр буларак беләбез. Шул ук вакытта сез матур гаилә башлыгы, яраткан балаларыгызның таянычы, оныкларыгызның кадерле бабасы, туганнарыгыз өчен төп нигез тоткасы булып яшисез.

Киләчәк тормышыгызда сезгә нык сәламәтлек, гаилә тигезлеге, озын гомер, чиксез шатлыклар, эшегездә уңышлар, бәрәкәтле тормыш телибез. Гел шулай гади һәм кешелекле, олы җанлы, һәрвакыттыгыча сабыр булып калыгыз. Янәшәгездә һәрчак тугры дусларыгыз, ышанычлы хезмәттәшләрегез булсын.

Сезгә булган безнең хөрмәтебез
Урын алсын йөрәк түрендә.
Шатлык-куанычлар, ак бәхетләр
Юлдаш булсын гомер-гомергә.

Иң изге теләкләр белән хезмәттәшләрегез.

♦ ♦ ♦

Хөрмәтле җизнәбез!

Сиңа иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Кунакчыл, ачык йөзле, туры сүзле, туганчылыклы, ярдәмчел кеше син безнең өчен. Авыр вакытларда беренчеләрдән булып ярдәмгә киләсең. Безгә эшләгән якшылыкларың үзеңә савап булып әйләнеп кайтсын. Барысы өчен зур рәхмәт! Алдагы тормышыңда да тазалык, күңел тынычлыгы, бәрәкәтле озын гомер, апабыз белән тигезлектә, булганына шөкер итеп, киләчәкне өмет итеп, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, барлык туганнарның хөрмәтен тоеп, кайгы-хәсрәтсез, борчу-мәшәкатьсез, шатлык-сөенечләргә төренеп яшәвеңне телибез.

Котлы булсын, җизни, туган көнең,
Нурлар чәчсен һәрчак йөзләрең.
Сәламәтлек, бәхет, шатлык белән
Үтсен синең язың, көзләрең!

Сине хөрмәт итеп, иң изге теләкләр белән якыннарың гаиләләре.
 

Фото: Эльвира Иванова/ «Кукмор-информ»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев