«Туган җирем — дуслык иле, һәрбер милләт — аның гөле»: Манзараста музыкаль кичә үткәрелде
Шөгыльне өйрәнсәң, аны күтәреп йөрисе түгел, алга таба ул синең яшәешеңдә кирәк булырга да мөмкин.
Кукмара районы Манзарас китапхәнәсендә Россия халыклары бердәмлегенә багышланган «Туган җирем — дуслык иле, һәрбер милләт — аның гөле» дигән әдәби музыкаль кичә үткәрелде. Кичә татар халкының тарихына, сәнгатенә мәхәббәт, дуслык хисләре тәрбияләү максатын куйган.
Сәхнәне Манзарас урта мәктәбеннән килгән балалар яулады. Төрле милләт халкының җырлары, биюләре, шигырьләре, театраль скетчлар балалар тарафыннан югары дәрәҗәдә башкарылды. Балаларның күбесе Манзарас мәдәният йортына җыр, бию түгәрәгенә йөриләр икән.
Шөгыльне өйрәнсәң, аны күтәреп йөрисе түгел, алга таба ул синең яшәешеңдә кирәк булырга да мөмкин. Минем уйлавымча, бии белү бик кирәк. Төрле кичәләрдә, мәҗлесләрдә биеп алып кешене шаккаттырыга мөмкинсең.
Кечкенәләрне җырга, биергә өйрәтүче Роза Бадышевага, Руфина Филипповага афәрин диясе генә кала. Манзарас мәктәбендә укучы Фасхиев Ильсаф көчле, матур тавышы белән җырлап барчабызны гаҗәпкә калдырды. Аны булачак артист дими, ни дисең.
Светлана Бурцева җитәкчелегендә «Фантазёры» театраль түгәрәгенә йөрүче балаларның чыгышлары да искиткеч матур иде. Балаларның өстенә киелгән киемнәрнең матурлыгы күзләрне камаштыра. Залда утыручы балалар, килгән кунаклар ике сәгатьлек кичәдә рәхәтләнеп ял иттеләр, үзләренә рухи азык та алганнардыр. Бу кичәне югары дәрәҗәдә оештыручылар Алинә Павлова, Фирая Сабирова. Алар аны оста итеп алып бара да алдылар.
Кызлар, алга таба да эшләрегез гөрләп барсын. Ә Манзарас мәдәният йортына, аның эчендә урнашкан модульле китапхәнәгә йөрүчеләрне бәхетле дими, ни дисең.
Залда утыручыларга матур мизгелләр бүләк иткән балаларга аеруча зур рәхмәт хисләре яңгырады.
Рафилә Фәттахова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев