Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Туеш авылы мәчете каршында оешкан «Чын егетләр» курсына 50гә якын ир бала йөрде

Балалар шәһәрдән генә түгел, ә районның төрле авылларыннан да килгән иде.

Нәрсә ул ялган? Ислам динендә кайсы очракта ялганлау рөхсәт ителә? Без килгәндә, Туеш авылы мәчете каршында оешкан «Чын егетләр» курсына йөрүче малайлар нәкъ менә әлеге сорауларга җавап табу белән мәшгуль иде. 

Айрат хәзрәт Шәфигуллин мисаллар ярдәмендә шулкадәр тәфсилле һәм үтемле итеп аңлата ки, балалар берара тын калып уйланып алалар да сорау арты сорау яудырырга керешәләр... 

«Мин аларның активлыкларына, көн саен вәгазь тыңлаганнан соң, үз фикерләрен җиткерергә омтылуларына, ислам дине нигезләрен тырышып өйрәнүләренә сөенәм генә. Мондый төр укулар районыбызның барлык дин йортларында да оештырыла. Без исә иртәнге якта 70ләп кыз бала һәм кечкенә малайларны, ә инде көндезге сәгать бердән соң 7-12 яшьлек 50гә якын ир баланы җәлеп иттек. Кызлар белән укуларны „Һидәят“ тәрбия үзәге мөгаллимәләре алып бара, малайлар белән шөгыльләнергә бер өлкән вожатый һәм ярдәмче егетләр билгеләнде. Безнең төп максат — укучыларны хәрби-патриотик рухта тәрбияләү. Программага тормышта кирәк булган барлык шөгыль һәм күнекмәләргә өйрәтүне керттек. Малайлар мылтыктан, уктан аталар, атка утырып йөриләр, туризм элементларын үзләштерәләр, ашарга пешерергә өйрәнәләр, мастер-классларда, азан әйтү, Коръән уку бәйгеләрендә, Пәйгамбәрләр тормышына кагылышлы викториналарда катнашалар, хәзрәтләрнең вәгазь һәм нәсыйхәтләрен тыңлыйлар», — ди хәзрәт. 

Балалар шәһәрдән генә түгел, ә районның төрле авылларыннан да килгән. Аларны кызыксындыру өчен, әйдаманнардан аеруча актив һәм тырыш булу сорала. Вахит авылыннан Алмаз Нигъмәтҗанов нәкъ менә шундыйлардан: матур итеп сөйли дә белә, оештыру сәләте дә көчле. Әйдаман егет берничә ел рәттән «Сәләт» лагеренда сәлкеш буларак катнашкан булган, бу уку елында «Сәмрух» ел премиясенең «Ел сәлкеше» номинациясендә җиңү яулаган.

«Мин быел Янил урта мәктәбенең 11 сыйныфын тәмамладым. „Чын егетләр“ курсына чакыргач та, сөенеп риза булдым. Без биредә эшне өч төркемдә алып барабыз. Балалар белән шөгыльләнү, аларны төрле конкурсларга әзерләү үземә бик ошый. Дүрт-биш сәгать беренче карашка күп кебек тоелса да, көн күз ачып йомганчы узып китә», — ди ул. 

Кукмара беренче гимназиясендә тормыш иминлеге нигезләре фәненнән белем бирүче Фәрхәт Гыйлаевны районда күпләр белә. Белем йортында ул оештырган «Яшь коткаручылар» төркеме балалары нинди генә ярышларда катнашмый да, нинди генә призлы урыннар яуламый?! Көтеп алынган җәйге ялында да укытучы кабат укучылар арасында кайнаша. 

«Айрат хәзрәт Шәфигуллинның башлангычы белән мондый төр уку быел икенче елын оештырылды. Малайлар арасында аеруча популярлашып китте ул. Курслар башлану хакында социаль челтәрдәге төркемгә белдерү „элү“ белән, бик күп әти-әни балаларын монда йөртергә ризалык бирде, исемлеккә кертүебезне сорады. Дини юнәлештәге дәресләр генә бирелсә, кызыксыну бәлки алай ук көчле дә булмас иде. Хәрби-патриотик юнәлешне үз эченә алган программа бик кызыклы. Малайлар команда белән лазертаг хәрби-тактик уеннарында, туризм ярышларында катнашудан тыш, атта, баггида да йөрделәр, стадионда рәхәтләнеп туп типтеләр, палатка сүтеп-җыярга өйрәнделәр. Беренче гимназиянең элеккеге укучысы, хәзерге вакытта Казан медицина университетында белем алучы Илназ Шакиров әзерләгән туристик полосадан үтү дә балаларның күңелендә озак сакланыр. Укуларның соңгы көне әти-әниләр катнашында балалар Сабан туе белән төгәлләнде. Мондый төр бер атналык курслар алдагы елларда да дәвам итәчәк». 

Артем Штроман, 14 яшь:

Җәйге каникулда Кукмарада яшәүче әбием янына Хабаровск шәһәреннән кайттым. «Чын егетләр» укуларына йөрмисеңме соң, дигәннәр иде, риза булдым. Монда бик күңелле, көн саен нинди дә булса шөгыль оештырыла: крио-шоу вакытында үзебез дә тәҗрибәләр ясадык, яңа дуслар да таптым. Үзебезнең шәһәргә бөтенләй китәсе килми. 

Әнвәр Нәҗмиев, 12 яшь:

Мин Манзарас мәктәбендә укыйм. Монда быел беренче тапкыр килдем. Мылтыктан ату, аны вакытка сүтеп-җыю ошый. Вожатыйлар төрле кызыклы уеннар оештыралар, аларда катнашабыз. Дәү әни белән дәү әти өйрәткән догаларны дусларыма да сөйләп күрсәтәм. 

фото: Фәрхәт Гыйлаев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев