Туембаш җирлегендә хисап җыелышы узды
Авыл җирлекләрендә 2025 елгы эш нәтиҗәләренә багышланган хисап җыелышлары дәвам итә.
Район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин җитәкчелегендәге төркем Туембаш авыл җирлегендә булды.
Анда Туембаш авыл җирлеге башлыгы Илфат Гарипов, участок уполномоченные Нургаян Гомәровларның чыгышлары тыңланды. Авылның имам-мөхтәсибе Эльмир Сәетов мәчеткә ремонт эшләрендә булышкан авылдашларына рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Илфат Гарипов 2025 елда җирлектә башкарылган эшләр турында сөйләде, киләчәккә планнары белән уртаклашты.
Туембаш авыл җирлегенә 2 авыл карый: Туембаш, Чуллы. Җирлек территориясендә 227 хуҗалыкта 707 кеше яши.
«Җирлектә бүген халык саны тотрыклы. 2025 елда 4 бала туды, 9 кеше вафат булды. 2 гаилә күчеп кайтты, 2 кеше килде, 10 кеше китте, 4 пар гаилә корды, аерылышучылар юк. Бүгенге көндә территориядә 17 яшькә кадәрге 114 бала, 201 пенсионер, 404 хезмәт яшендәге кеше исәпләнә», — дип сөйләде җирлек башлыгы.
Халыкның төп эш урыны — «Тойма» җәмгыяте, «Чуллы — Җиләк» хуҗалыгы. Анда 46 кеше эшли. Сезон вакытында эшчеләр саны аннан да артып китә.

Кече эшмәкәрлектә 7 кеше эшли.Үзмәшгульлек белән шөгыльләнүчеләр дә 20дән арта. Күпчелеге итек басу, йон тету, балта остасы, пластик тәрәзә ясау, хәтта тимер эшләре белән шөгыльләнүчеләр дә бар.
Җирлектә шәхси хуҗалыкларда мал асрау да төп һөнәр булып тора. Мал саннары саклана. 227 хуҗалыкта 408 мөгезле эре терлек, шул исәптән 90 сыер, 230 сарык, кәҗә, 78 ат, 1415 кош-корт, 156 умарта исәпләнә.
Чыгышлар тәмамланганнан соң, сорауларга җаваплар бирелде һәм хезмәт алдынгыларына район башлыгының Мактау грамоталары тапшырылды.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев