ТР Рәисе гранты ярдәме белән Кукмарада авыр хәлдәге кешеләрне тәрбияләү мәктәбе эшләде
Үткән атнада соңгы төркем укучыларына алган белемнәрен раслап, сертификат тапшырылды.
Татарстан Республикасы Рәисе гранты ярдәме белән Кукмарадагы күппрофильле укыту үзәгендә бик кирәкле һәм әһәмиятле проект тормышка ашырылды – биредә берничә ай дәвамында авыр хәлдәге кешеләрне тәрбияләү мәктәбе эшләде.
Үзәктә укулар ноябрь аенда башланган иде. Үткән атнада соңгы төркем укучыларына алган белемнәрен раслап, сертификат тапшырылды.
– Без Татарстан Республикасы Рәисе грантын отканнан соң, аның нигезендә 40 кеше өчен бушлай укулар оештырырга тиеш идек. Теләүчеләр саны артып киткәнлектән, мөмкинлектән чыгып, 47 кешегә белем бирдек, – ди үзәк җитәкчесе Оксана Димитриева. – Мәктәпнең төп максаты – урын өстендәге авыруларны караучыларның туганнарына һәм опекуннарына кирәкле белем һәм күнекмәләр бирүдә ярдәм итү. Чөнки якын кешеңнең авыруы, белгәнебезчә, зур сынау ул. Бу чорда аларга дөрес тәрбия бирү, психологик ярдәм бик мөһим.
Әлеге мәктәпнең башлангычы Кукмара районында гына түгел, ә гомумән, республикада социаль хезмәтләр күрсәтү системасын үстерүдә мөһим адым булып тора. Урын өстендә ятып авыручы булган очракта аны карау һәр гаилә өчен актуаль һәм бу өлкәдә профессиональ ярдәм, әлбәттә, кирәк. Ә мәктәптәге укыту программасы, заманча таләпләргә туры китереп, теорияне практика белән берләштереп төзелгән. Дәресләрне тәҗрибәле шәфкать туташлары алып барган.
– Мәктәптә барлыгы 20 сәгать белем бирелде. Укучылар авыруларны дөрес карау, гигиена кагыйдәләре, ашату, урыннан-урынга күчерү кебек практик күнекмәләрне үзләштерделәр. Шулай ук сәламәтлекләрен контрольдә тотуга да зур игътибар бирелде. Авырудагы үзгәрешләрне аңларга, аларны дөрес бәяләргә һәм кирәк булганда табибка мөрәҗәгать итәргә кирәклеген өйрәнделәр, – ди Оксана Анатольевна. – Мәгълүм ки, урын өстендә ятучыларның тәннәре бозылу кебек өзлегүләре күзәтелә. Аларны булдырмау, булган очракта авыруның хәлен җиңеләйтү юллары турында мәгълүмат алдылар. Белгәнебезчә, шулай ук уңай шартлар һәм психологик атмосфера да мөһим роль уйный: авыру өчен уңайлы мохит булдыру, аның кәефен күтәрү, стрессны киметү ысулларын өйрәнделәр.
Бушлай мәктәптә кызлар һәм хатын-кызлардан тыш, бер ир-ат та белем алган. Аларга дәүләт тарафыннан күрсәтелә торган социаль ярдәм төрләре һәм формалары, аларны ничек алырга икәнлеге турында да тулы мәгълүмат бирелгән.
– Күппрофильле үзәктә мин дәресләр бирәм. Ә соңгы берничә айда, алда әйтеп үткәнчә, мәктәп грант нәтиҗәсендә бушлай булды, – ди район үзәк дәваханәсенең балалар поликлиникасында шәфкать туташы булып эшләүче Сиринә Хөснетдинова. – Укырга теләүчеләр арасында үзәк дәваханәдән шәфкать туташлары да бар иде. Чөнки авыр хәлдәге кешеләрне тәрбияләү ул – үз-үзеңә ныклы ышаныч булганда авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә, тагын да нәтиҗәлерәк ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирә. “Укучыларым”ның дәресләрдән канәгать булып, кат-кат рәхмәт әйтеп саубуллашулары – безнең хезмәтебезгә зур бәя.
Гүзәлия Мәҗитова, Битләнгер:
– Сеңлем үзәктә укыган иде, аннан ишетеп мин дә бирегә килдем. Хөкүмәтебезнең шулай ярдәм итүенә бик шатмын, моны файдалы, кирәкле гамәл дип уйлыйм. Уку миңа ошады. Авылда кибеттә дә, хуҗалыкта да эшләдем, ә хәзергә мин – эшсез. Шуңа күрә алга таба кирәге чыгарга мөмкин, тормышта үзем өчен берәр эш, шөгыль булыр дип, мәктәпкә укырга йөрдем. Гаиләбездә урын өстендә ятып авыручы бар иде, җиде ел элек бакыйлыкка күчте. Алла сакласын, төрле хәлләр булырга мөмкин, балалар, өлкәннәр арасында да урын өстендәге авырулар күп. Алар янына килүгә бер кат югалып калырга мөмкинсең, ә без мәктәптә исә төп күнекмәләрне алдык. Онытылмас өчен аерым папкага материлларны туплап та куйдык.
Гөлнара Галәүтдинова, Кукмара:
– Биш елга якын бөтен гаиләбез белән урын өстендә ятучы әтиебезне карап, соңгы юлга озаттык. Мин бирегә укырга биатабыз вафат булганнан соң килдем. Олы яшьтәге әниебез бар. Ул да – инсульт кичергән кеше. Аларны тәрбияләгәндә, эшләрне дөрес башкардыммы икән дип, үз-үземне тикшерергә, яңадан күбрәк белемнәр, яңалыклар алырга дип укыдым. Үземә кирәкле өстәмә мәгълүматлар алдым. Әйтик, ничек дөрес итеп ашатырга, дөрес яткырырга, уңайлы итеп урын-җирләрне алыштырырга өйрәндем.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев