ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Рәгать Хөсәенов: Кукмара — Татарстанның уникаль шәһәре
Райондагы уникаль предприятиеләр, мәдәни мирас объектлары, табигый байлыклары аркасында Кукмара республиканың туристлар кызыксына торган районнары рәтенә керә.
Кукмарада Татарстан Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык, Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитетларының күчмә утырышы булды.
Башкала кунакларының Кукмарага эшлекле сәфәре «Мастер и Камень» оешмасының эшчәнлеге белән танышудан башланып китте. Алга таба кунаклар «Рамазан икмәге» ипи пешерү цехында һәм «Триера» көймәләр җитештерү предприятиесендә булдылар.
Күчмә утырышның пленар өлеше район Советы бинасында узды. Анда төп сорауларның берсе: Кукмара шәһәре мисалында Татарстан Республикасында туристлык инфраструктурасын үстерү иде.
— Кукмара — Татарстанның уникаль шәһәре. Ул — иктисадый үзгәртеп коруларга карамастан, төрле елларда үз территориясендә халык кулланышы товарларын җитештерүне саклап кына калмаган, ә үстерә алган аз санлы районнарның берсе. Бүгенге көндә киез итек-киез комбинаты, металл савыт-сабалар заводы район икътисадының нигезен тәшкил итә. Аларның товарларына хәтта Татарстаннан читтә дә ихтыяҗ зур. Кукмара эшмәкәрләре Казан һәм Россиянең төрле төбәкләреннән генә түгел, башка ил туристларын да җәлеп итәрлек эшләрен күрсәттеләр. Шуңа күрә Кукмара районын сайлавыбыз юкка гына түгел, — диде Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Рәгать Хөсәенов.
Район башлыгы Сергей Димитриев, күчмә утырышны уздыру өчен Кукмараны сайлаганнарына рәхмәтен белдереп, кыскача район үсеше күрсәткечләренә тукталды. Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округларының социаль-икътисадый үсеше гомуми рейтингында 2025 елның 1 кварталы йомгаклары буенча безнең район 21нче урында, ә авыл хуҗалыгы буенча икенче ел рәттән без беренче урында торабыз дип билгеләп үтте Сергей Димитриевич.
— Иң күп тәүлеклек савым безнең районда: бүген бу күрсәткеч 520 тоннадан артык. Район федераль һәм республика программаларында актив катнаша, шуның нәтиҗәсендә район үзәге генә түгел, авыл торак пунктлары да төзекләндерелә, яңа социаль объектлар барлыкка килә, халык тормышы өчен инфраструктура яхшыра, — диде ул.
Узган ел гына да районга барлыгы 7,2 миллиард сумлык инвестицияләр җәлеп ителгән, быел бу сан якынча 8 миллиард сум булыр дип көтелә. Районның тулаем территориаль продуктының төп өлешен авыл хуҗалыгы (35,8 процент) һәм сәнәгать (19,5 процент) алып тора.
Райондагы уникаль предприятиеләр, мәдәни мирас объектлары, табигый байлыклары аркасында Кукмара республиканың туристлар кызыксына торган районнары рәтенә керә дип билгеләп үтте район башлыгы.
— Киез итек-киез комбинаты, металл савыт-сабалар заводы, тегү фабрикасы, «Мастер и Камень», «Триера» кебек предприятиеләр, искиткеч табигатьле авыл территорияләре булу туристлык индустриясен үстерергә мөмкинлек бирә. Соңгы биш елда районга туристларны җәлеп итү буенча бик зур эшләр башкарылды. Бигрәк тә «Бакыр тавы» халыкны үзенә җәлеп итә. Ел буена ул үзендә 15 меңнән артык спорт өсюче һәм сәламәт тормыш рәвеше алып баручыларны кабул итә. Сәнәгать-танып белү туризмы да кунакларда кызыксыну уята. Аның маршруты киез итек-киез комбинатыннан башлана. Бу — Кукмарадагы Комаровлар төзегән иң борынгы предприятиеләрнең берсе, — диде ул.
Шулай ук район башлыгы киләчәккә планнары белән дә уртаклашты һәм проблемаларга да тукталды. Барлык уй-планнарны тормышка ашыру, районга инвесторларны җәлеп итү өчен яхшы юллар, кунакларны урнаштырырлык кунакханәләр кирәк булуын билгеләп үтте.
— Әйе, туризмны инфраструктура үсешеннән башка күз алдына да китереп булмый. Билгеле, Кукмарада бик күп эш башкарылган, туристларны җәлеп итәргә шактый уңайлы шартлар булдырылган, әмма әле бу башы гына. Кукмара заман белән бергә үсә. Мәсәлән, бүгенге көндә Кукмарага шәһәр яны туры татарстанда иң популяр булып исәпләнә. Тиздән бирегә бөтен Россиядән туристлар, кунаклар килә башлар дип уйлыйм. Без исә районга алга таба да үсүен, яңа инфраструктур үзгәрешләр телибез, — диде Татарстан Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Андрей Егоров.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев