Тормышка ул күңел күзе белән карый
Оштырма-Юмья авылыннан Валерий Николаев – күз күреме буенча беренче төркем инвалид. Бу авыру белән ул беренче тапкыр егерме яшьлек яшь-җилкенчәк чагында очраша. Егетнең тормыш дилбегәсен кулына алып, аны ныклап тотарга тырышкан вакытлары гына була.
Бер мизгелдә дөньяның бар яме челпәрәмә килә, ничек яшәргә, алга таба нишләргә, дигән сораулар күңелне биләп ала. Әмма егет югалып калмый: тормыш кора, бүгенге көндә хатыны Венера белән өч ул үстерәләр, онык сөяләр. Ә аның төрле спорт ярышларында яулаган медаль, грамоталарының исәбе юк.
«Авыру тормышыма көтмәгәндә, уйламаганда килеп керде. 1996 елның көзе иде. Аның каян килеп чыкканын да аңлата алмыйм. Дөресен генә әйткәндә, төгәл диагнозын әле дә белмим. Аңлавымча, күз нервларына зыян килгән, ә аны стресс китереп чыгарган, диделәр. Нинди стресс кичергәнмендер, анысын да хәтерләмим. Бу хәлдән соң бер ел тирәсе вакытымны өйдән чыкмыйча үткәрдем. Үземне кирәксез итеп тойдым. Нинди генә дәваханәләргә барып дәвалану алсак та, файдасы булмады, шуннан соң беренче төркем инвалидлык бирделәр», - дип сөйләде әңгәмәдәшем.
Валерий абый, туры карап, кешенең йөзен таный алмый, кырыйлатып кына ниндидер чалымнарны эләктереп калырга тырыша.
Ул мәктәпне тәмамлагач, шоферлыкка укыган. Аннары хуҗалыкта төрле эшләрдә хезмәт куйган. Комбайнчы ярдәмчесе, тракторчы булып эшләгән. Ә сәламәтлеге какшаганнан соң, районның «Аргамак» инвалидлар командасы белән танышкан.
«Беренче елны аргамаклылар белән Казанга фестивальгә барган идек, анда өченче урын яуладык. Бу команданың оешкан гына вакытлары, “Тылсым” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә Халидә апа Шакированың эшләгән чаклары иде. Алар мине үзәккә чакырып китерделәр, кеше арасына чыгарга ярдәм иттеләр. Шулай ук Мәгъсүм абый Сәлимгәрәев, Дамир Галиәхмәтовларның терәге зур булды. Шуннан бирле командадан аерылган юк. Инвалидлар арасында оештырыла торган бер ярыштан да читтә калмыйбыз. Тылсымлылар белән хәтта Сочига хәтле барып җиттек, Кара диңгездә су коенып кайттык. Юлда йөргәндә, ярышларда бик күп яңа кешеләр белән танышасың, аралашасың, үзеңә дуслар, фикердәшләр табасың, бу авыру белән мин ялгыз түгел икән бит, дисең. Өйдә бикләнеп ятсам, гомумән, дөньядан артта калган булыр идем, ә кеше арасында йөргәч, тормышка икенче төрлерәк карый башлыйсың. Күз күрмәсә дә, яныңда терәк булырдай кешеләр барында, бөтен авырлыкларны да җиңәргә була. Шуңа күрә минем хәлдә калучыларга ышанычны югалтмаска, башны түбән имәскә киңәш итәм. Кеше бөтен халәткә дә ияләнә икән ул», - дип, күңел кичерешләре белән уртаклашты ул.
Әңгәмәдәшем кул көрәше, голбол, теннис һәм башка уеннар белән кызыксына, йөгерә, кыш көннәрендә чаңгыда да йөри. Бервакыт Түбән Камада чаңгы ярышы вакытында утыз градус салкыннарда узышырга туры килә, Чистайда кул көрәшендә кулын сындыра, тик шуннан соң да спорттан читләшми. «Кайвакыт инде бүтән бармыйм дип уйлыйм, әмма чакыргач, тагын җыенып чыгып китәм. Иң мөһиме: озак вакытны ала, уйлап утыра торган уен төре булмасын, тиз арада нәтиҗәсе күренсен», - ди яңа танышым.
Валерий абый өйдә вакытта музыка тыңларга ярата, заказ биреп, аудиокитаплар кайтарта, иртә белән чәй эчкәндә үк радиосын кабызып куя. Инвалид булуына карамастан, йорт-кура тирәсендәге эшләрдән дә читтә калмый. Үзенең көченнән килмәгән вакытта улларына төпле киңәшләре белән ярдәм итә.
«Бер эшләгән эш, йөргән юл онытылмый, әзрәк ак белән караны аергач, ориентлашырга була. Әтием бик оста куллы иде, ул күп хезмәткә өйрәтеп калдырды. Канатланып тотынасы килгән эшләр бихисап, әмма күз күрмәгәч, барысын да тормышка ашырып булмый», - дип уртаклаша ул.
Валерий абыйның төп терәге – тормыш иптәше Венера. Ул – Кукмара кызы, аграр көллияттә пешекче һөнәрен үзләштергән. Алар кыз Сәрдәүч авылына кунакка кайтып йөргән вакытта танышканнар. Өйләнешкәнче биш ел тирәсе очрашып йөргәннәр. Шуның ике елы егетнең сәламәтлеге какшаганнан соңгы вакытка туры килә. Бергә-бергә бик күп сынаулар узганнар, авырлыкларны җиңгәннәр.
«Өйләнешкәнче туганнарым арасында тагын бер кат уйлап карарга киңәш итүчеләр дә булды. Сукыр кеше белән ничек тормыш көтәрсез, диделәр. Ул чакта миңа унсигез яшь иде, барысын да уйлап та бетермәгәнмендер, әмма бер дә үкенгәнем булмады. Ике бием белән яшәдем, әле дә ярый әни бар дип торам. Ул – бик акыллы, тормышта күпне күргән, сабыр кеше. Ике улын югалткан, кайнатам бик иртә тормыштан китеп барды. Маллар тотабыз, кош-корт үстерәбез, бергә-бергә тырышабыз», - диде Венера.
Бүгенге көндә Венера Оштырма-Юмья авылы балалар бакчасында пешекче булып эшли. Төпчек уллары Данил өченче сыйныфта белем ала, уртанчысы Айдар аграр көллияттә тракторчы-машинист һөнәрен үзләштерә, ә иң өлкәне Айнур Кукмарадагы оешмаларның берсендә хезмәт куя. Ул өйләнгән, Валерий абый белән Венераны «бабай-әби» итеп сөендергәннәр.
Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев