Томат пастасы белән кыяр: кышка җиңел һәм бик тәмле рецепт
Рецептны Туембаштан Вәсилә Мөбарәкшина тәкъдим итте.
Кышка әзерләп куяр өчен тагын бер уңышлы рецепт тәкъдим итәбез. Томат пастасы белән ясалган кыярлар хуш исле, сусыл һәм бик тәмле килеп чыга.
Кирәкле ингредиентлар:
* 3–4 килограмм кыяр;
* 500 грамм томат пастасы;
* 1 стакан шикәр комы;
* 1 стакан үсемлек мае;
* 2 аш кашыгы тоз;
* 1–2 баш сарымсак;
* 1 чәй кашыгы кара төелгән борыч;
* 180 миллилитр 9 процентлы аш серкәсе.
Әзерләү тәртибе:
Кыярларны юып, түгәрәкләп турагыз. Аларга томат пастасы, шикәр комы, үсемлек мае, тоз, вакланган сарымсак һәм кара борыч өстәгез. Барысын да яхшылап болгатыгыз һәм 3 сәгатькә калдырыгыз. Бу вакыт эчендә катнашманы берничә тапкыр болгатып алырга киңәш ителә.
Аннары массаны утка куеп, 15 минут кайнатыгыз. Пешеп бетәргә 5 минут кала аш серкәсен өстәгез.
Әзер салатны алдан стерильләштерелгән банкаларга тутырып, капкачларын ябып куегыз.
Бу рецепт буенча әзерләнгән кыярлар кышкы табын өчен менә дигән сый булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев