Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Тимерьюлчы Илшат Төхфәтуллин: Тимер юл хаталарны кичерми

Илшат Төхфәтуллин Нократ Аланы-Сазтамак участогында уклар, кисәтүче светофорлар һәм тимер юлда кулланыла торган барлык элемтә төрләренең эшчәнлеге өчен җавап бирә.

Казан тимер юл транспорты техникумында сигнализация, үзәкләштерү һәм блокировка буенча электромонтажчы белгечлеген үзләштереп, әтисенең эшен дәвам итү максаты белән туган якларына кайта ул. Инде 33 ел абыем Илшат Төхфәтуллин Нократ Аланы-Сазтамак участогында уклар, кисәтүче светофорлар һәм тимер юлда кулланыла торган барлык элемтә төрләренең эшчәнлеге өчен җавап бирә.

— Тимер юлда «Ш» (шнурлы) яисә автоматика һәм телемеханика хезмәте бар, мин шунда эшлим. Безнең эшебездәге ялгышлар яхшы очракта — поездлар хәрәкәтенең тоткарлануына, ә начарында — кешеләр гомерен өзгән зур аварияләргә китерергә мөмкин, — диде Илшат абый. — Чөнки кисәтүче светофорларның кинәт кенә сүнүе яки ялгыш сигнализациясе, укларны дөрес күчермәү, поездлар белән элемтәне югалту — барысы да, беренче чиратта, куркынычсызлык белән бәйле. 

Ни өчен шнурлы? Тарих битләренә күз салсак, беренче коммутациянең шнурлардан ясалганы һәм элегрәк «шнурлы» кул коммутаторлары булганлыгы хакында белергә мөмкин.
Үзенең хезмәт юлын Илшат Төхфәтуллин бик тәҗрибәле, дисциплиналы бригадада башлап җибәрә. Эшкә өйрәткән, ялгышлардан саклаган остазларын да җылы итеп искә алды. Лаеклы ялга чыккан Рафаэль Шәңгәрәев, Рафис Нәҗиповлар белән бик дус-тату эшләдек, диде. 

— Мин ике станция һәм ике перегон өчен җавап бирәм. Перегонда тимер юл белән идарә итү һәм диспетчерлык участоклары алышынып тора, — дип дәвам итте ул сүзен. — Без тимерьюлчылар белән бердәм механизм булып эшлибез. Хезмәтебез технологик карта буенча башкарыла, шуңа күрә барлык күрсәтмәләрне һәм таләпләрне үтәргә кирәк. Тимер юл хаталарны кичерми. 

Тимер юлда «тәрәзә» бирү төшенчәсе бар. Бу поездлар хәрәкәтендә төрле эшләр башкару — рельсларны, шпалларны алыштыру, төрле техник җайланмаларны ремонтлау өчен тәнәфес бирү, дигәнне аңлата. Ул поездлар хәрәкәтенең куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен булдырылган. Шуңа бәйле рәвештә аңа Казан, Арча, Яшел Үзәнгә еш барырга туры килә. «Берсендә Казанга кабель сузарга бардык. Эшне төгәлләгәч, җитәкчелектән килеп: „Егетләр, бер кабель кермичә калган бит“, — диделәр. 100 метр озынлыктагы траншеяны кире казып, калган кабельне суздык», — дип искә алды Илшат абый. 

Хезмәттәше Райнур Нәҗипов белән ярты сүздән бер-берсен аңлап, ярдәмләшеп, кулга-кул тотынып хезмәт куялар. Әлеге җаваплы һәм авыр эштә, минемчә, бу бик мөһим. Шунысын да билгеләп үтәсем килә: аларның коллективы тимер юл хезмәткәрләре арасында узган тармак ярышларында күп тапкыр җиңү яулаган.

— Бүгенге көндә эшебездә яңа технологияләр, электрон аппаратура кулланабыз, әкренләп светодиодлы яктырту системалары кертелә. 2009 елдан бирле компьютерда эшлим, кәгазь эше дә җитәрлек. Шуңа да карамастан хезмәтемне һәм коллективымны яратам, — дип төгәлләде ул сүзен.

Иван Кашин, өлкән механик: 
Илшат Хөрмәт улы — намуслы, җаваплы белгеч. Ул — акыллы, тапкыр кеше. Аның эшчәнлегенә бәя биргәндә, бигрәк тә хезмәт сөючәлеген, дисциплиналы, төгәл һәм оешкан булуын билгеләп үтәр идем.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев