Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

«Әтиләр берлеге» төбәк иҗтимагый оешмасы Кукмарада ата-аналар берләшмәсе белән очрашу үткәрде

Эш барлыгы җиде мәйданчыкта алып барылды.

Татарстан Республикасының «Әтиләр берлеге» төбәк иҗтимагый оешмасы вәкилләре Кукмарада районның ата-аналар берләшмәсе белән очрашу уздырды.

Спикерлар булып Татарстанның «Әтиләр берлеге» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе урынбасары Әмир Мамин, «Гаилә» социаль ярдәм фонды хезмәткәре, «Туган йөрәкләр» алыштыручы гаиләләр клубы җитәкчесе, «Аңлы ата-ана мәктәбе» проекты җитәкчесе Владимир Пушкарев, аның хатыны Лилия Пушкарева, «Игелекле кешеләр лигасы» хәйрия фонды директоры, гомумроссия халык фронты эксперты, республикада «Аның турында» проекты координаторы Лилия Мөхәммәтҗанова, балалар ата-аналар мөнәсәбәтләре педагог-психологы, Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы хезмәткәре Гөлфия Сәлахетдиновалар чыгыш ясады.

« “Әтиләр берлеге” – безнең республикада иң зур ата-аналар берләшмәсе. Шулай ук һәр районда әтиләр беләшмәләре эшләп килә, алар, беренче чиратта, традицион гаилә мөнәсәбәтләрен пропагандалау һәм саклау белән, шулай ук билгеле бер шартларда булган гаиләләргә ярдәм белән шөгыльләнә», - дип сөйләде Әмир Мамин.

Эш барлыгы җиде мәйданчыкта алып барылды. Лекцияләр белән «Тәрбиягә бала алган һәм алыштыручы гаиләләр», «Аның турында», «Әтиләр берлеге», «Авыр яшүсмерләре булган ата-аналар» проектлары спикерлары чыгыш ясады.

Чарага шулай ук район прокуроры ярдәмчесе Вильнур Кәримов һәм район хәрби комиссары Альберт Гомәров чакырылган иде. Очрашу барышында этләрнең балаларга һөҗүм итүе, балигъ булмаганнар өчен комендант сәгатне бозган өчен җаваплылык, армиягә чакырылу мәсьәләләре күтәрелде.

Моннан тыш, «Балаларда көч» фонды район үзәк дәваханәсенә «ProАта-ана» проекты табибларының һәм белгечләренең күчмә мобиль бригадасы килүен оештырды.

Фонд күп балалы, аз тәэмин ителгән, тәрбиягә бала алган, шулай ук инвалид һәм сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикле балалары булган гаиләләргә ярдәм итә. Балаларны психиатр, логопед-дефектолог, реаниматолог, ЛФК һәм башка белгечләр карый.

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев