Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Терлекләр иминлеге - кеше сәламәтлеге: Кукмара районында малларның сәламәтлеген кайгыртуга зур игътибар бирелә

Август аеннан район ветеринария берләшмәсе белгечләре шәхси ярдәмче хуҗалыкларда көзге эпизоотик хәлгә каршы чаралар уздыра башлады.

Республикада иң күп мөгезле эре терлеге булган район буларак Кукмарада малларның сәламәтлеген кайгыртуга зур игътибар бирелә. Елга ике тапкыр профилактик чаралар үткәрелә, малларга электрон чип тагылып исәпкә алына. 

Август аеннан район ветеринария берләшмәсе белгечләре шәхси ярдәмче хуҗалыкларда көзге эпизоотик хәлгә каршы чаралар уздыра башлады. Шул уңайдан без район ветеринария берләшмәсенең ветеринария табибы Булат Закиров, санитар Фәридә Мостафина, Чишмәбаш ветеринария участогы мөдире Наил Хәмидуллин белән Тырыш авылында булып, эш барышы белән танышып кайттык. 

Чишмәбаш ветеринария участогына Зур Сәрдек, Олыяз, Сәрдекбаш, Каенсар җирлекләренә керүче 18 авыл беркетелгән. 

— Җирлекләргә чыгып китәр алдыннан алдагы көнне кичтән авыл төркемнәре аша халыкны кисәтеп, көтүне чыгармаска әйтеп куябыз. Һәркем безне көтеп тора. Ветеринария чаралары үткәрүгә каршы килүчеләр юк. Бөтен эш барышын аңлатабыз, — дип сөйләде Наил Хәмидуллин. — Малларның канын алабыз. Аны лабораториядә лейкоз, бруцеллезга каршы тикшерәләр. Яңа туган ат, бозауларга, сарык-кәҗәләргә чип куябыз. Аның бер ягында — номер, икенче ягында — шайба, анда чип урнаштырылган. Әлеге чипта терлек турында бөтен мәгълүмат тупланган: кайчан туган, токымы, кайсы көнне нинди вакцина ясалган. Мәсәлән, Тырыш авылындагы малны Вахиткә җибәрәләр икән, аның турында мәгълүматны номеры буенча карап белеп булачак. Бу чара, иң беренче чиратта, чир таратмау максатында эшләнә. Себер түләмәсенә каршы вакцина ясыйбыз. Аны кадаганчы терлекнең сәламәтлеге турында белешәбез. Авырта яки зур буазлыкта икән, бу хуҗалыкка яңадан киләбез. Вакцина ясагач, ун көн дәвамында терлекләрне карап торырга кирәк, кан чыгарырга ярамый. Азыкка игътибар бирәсе. Ә сөтен куллануда каршылыклар юк. 

Җиде авылны берләштергән Сәрдекбаш авыл җирлегендә күбесенчә мал-туар асрап көн күрәләр. Авыл җирлеге башлыгы Илгиз Нәбиевның сүзләренә караганда, мал саны алдагы еллар белән чагыштырганда тотрыклы саклана, сыер саны гына бераз кимегән.

— Җирлектә мөгезле эре терлекнең саны 600дән күбрәк, шуның 250се — савым сыерлар, ә сарык-кәҗәләр 700гә якын. Шулай ук ат тотучылар да бар, атларның саны 50дән артып китә. Авылларда көтүләрне дә саклап кала алдык, сыер асраучылар үз көчләре белән электрон көтүчеләр алып куйдылар. «Вахитово» җәмгыяте эшчеләренә хезмәт көннәре өчен, терлек асраучы пай хуҗаларына печән, салам, ашлыгын бирә, — диде ул. 

Тырыш авылында исә барлыгы 110 мөгезле эре терлек, 200дән артык сарык-кәҗә асрыйлар. Без кергән Ринат Шәрәфетдиновлар гаиләсе дә шәхси хуҗалыкларында мал-туар асрап көн күрә. Ветеринария белгечләре аларның сыерларыннан кан алды, вакцина ясады, шулай ук яңа туган бозауларына чип куйды. 

— Безнең әти-әниләр дә терлек асрап көн күргән, шуңа күрә кечкенәдән бу эшне белеп үстек. Үзебез дә гомер буе мал-туар тоттык. Өч сыерыбыз, бозау, сарыкларыбыз бар. Авыл җирендә тормышны алардан башка күз алдына китереп булмый. Сөтне җыючыларга тапшырабыз, вакытында алып китеп баралар, акчасын түлиләр. Хуҗалык пай җире өчен азыгын бирә. Ветеринария табиблары белән бик тыгыз элемтәдә торабыз, вакытында кан алалар, профилактик чараларны үткәрәләр, — дип сөйләде ул. 

Райнур абый Төхвәтуллиннарның да шәхси хуҗалыгында булдык. Ике сыер, сарыклар асрыйлар, кош-кортлардан казлары да шактый. Ветеринария хезмәткәрләре башка чаралар белән беррәттән, сарыкларына чиплар да куйды. 

— Авылда көтү чыга, сыер, сарыкныкы аерым. Быел 45ләп сыер йөрде, ел саен кими инде. Ветеринария таләпләрен тиешенчә үтәргә тырышабыз. Чип куйдыру безнең өчен яңалык бит, шуңа күрә бу турыда әлегә фикеремне белдерә алмыйм. Мал ул тик кенә тормый, көтүдә йөргәндә әлеге чип төшеп тә калырга мөмкин, мал табиблары өчен өстәмә эш кенә булмасмы дип уйлыйм, — диде ул.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, эре авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында барлыгы 44 меңнән артык мөгезле эре терлек бар. Шуның 17 меңнән артыгы — савым сыерлар. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда мал саны 14 меңнән артык, ә сөтлебикәләрнең саны 5 меңгә якын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев