Татарстанда узган тәүлектә тагын 888 кеше коронавирус йоктырган
Соңгы яңалыклар

Татарстанда узган тәүлектә тагын 888 кеше коронавирус йоктырган

Пандемия вакытында республикада Covid-19 инфекциясенең 174 282 очрагы ачыкланган.

Соңгы тәүлектә Татарстанда тагын 888 кеше коронавирус йоктырган, дип яза «Татар-информ» МА.

Ковид йоктырган 72 пациент хастаханәгә китерелгән, алдагы көндә 114 авыруны хастаханәгә салганнар. Шул ук вакытта бу чирдән 427 кеше терелгән. Бу турыда стопкоронавирус.рф. порталында хәбәр ителә.

Пандемия вакытында республикада Covid-19 инфекциясенең 174 282 очрагы ачыкланган. 163 899 кеше бу чирдән терелгән.

Татарстанда яшәүче 2 482 548 кеше вакцинациянең ике этабын да узган.

Рәсми рәвештә теркәлгән үлем очраклары элеккечә – 2004.

фото: «Татар-информ» МА

 


Нет комментариев