Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанда тәүлек эчендә  коронавирусның 71 яңа очрагы ачыкланган

Бөтен вакыт эчендә республикада Covid-19ның 17 167  очрагы теркәлгән.

Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның 71 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТР коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.

4 очрак читтән кертелгән, 67се - якыннан аралашканда йоктырылган. 30 кеше дәваханәгә урнаштырылган, 41 кеше өйләрендә дәвалана.

Казанда – 30, Чаллыда – 11, Буа районында – 6, Актаныш, Яшел Үзән, Лаеш, Түбән Кама районнарында – өчәр, Нурлат, Питрәч районнарында - икешәр, Әтнә, Бөгелмә, Югары Ослан, Биектау, Чүпрәле, Зәй, Балык Бистәсе һәм Тукай районнарында берәр очрак ачыкланган.

Бу вакыт эчендә Татарстанда Covid-19ның 17 167  очрагы теркәлгән, 13 695 кеше терелгән, шул исәптән 13 - узган тәүлектә.

Фото: «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев