Татарстанда тәүлек эчендә 69 яңа коронавирус очрагы ачыкланган
Бөтен вакыт эчендә республикада 9180 Covid-19 очрагы теркәлгән.
Татарстанда узган тәүлектә 69 яңа коронавирус очрагы ачыкланган. Бу хакта коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».
Шуларның 5се читтән кертелгән, 64е - элемтә нәтиҗәсендә. 6 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 63 кеше өйләрендә дәвалана.
Казанда коронавирус йоктыруның 50 очрагы ачыкланды, Нурлат районында – 6, Чаллыда – 5, Биектау районында – 3, Алексеевск, Яшел Үзән, Лаеш, Түбән Кама, Питрәч районнарында берәр очрак.
Бөтен вакыт эчендә республикада 9180 Covid-19 очрагы теркәлгән. 8075 кеше терелгән, 45е үткән тәүлектә.
Республикада коронавирус корбаннарының саны 121гә җиткән.
Фото: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев