Татарстанда сөт җитештерү күрсәткечләре кимегән
Бу хакта Татарстанның фермерлар, шәхси ярдәмче хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе утырышында берләшмә президенты Камияр Байтемиров хәбәр итте.
2025 елда Татарстанда кече хуҗалык формалары 693 мең тонна сөт җитештергән. Алдагы ел белән чагыштырганда, 28 мең тоннага кимү күзәтелә, дип яза «Татар-информ» МА.
Бу хакта Татарстанның фермерлар, шәхси ярдәмче хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе утырышында берләшмә президенты Камияр Байтемиров хәбәр итте.
Ул республикада 401 мең шәхси ярдәмче хуҗалык, 2650 фермер хуҗалыгы исәпләнгәнен әйтте. Татарстан фермерлары узган елда 726 мең гектар җир эшкәрткән. Хуҗалыкларында барлыгы 84 мең 123 мөгезле эре терлек асрала.
Фото: «Татар-информ» МА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев