Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус белән зарарлануның 101 яңа очрагы ачыкланган

Республикада бу бөтен вакыт эчендә 12174 Covid-19 очрагы теркәлгән.

Татарстанда Covid-19 белән зарарлануның 101 яңа очрагы расланган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.

Инфекция йоктырган 25 кеше хастаханәгә салынган, калган 76 кеше өендә дәвалана. 

Авыручыларның күбесе Казан шәһәрендә – 50 очрак. Икенче урында - Яр Чаллы, анда 12 очрак. Өченче урында Түбән Кама районы - 6 очрак. Яшел Үзән районында 5, Әгерҗе районында - 4, Актаныш, Балтач, Югары Ослан, Чүпрәле, Лениногорск, Тукай районнарында - икешәр, Әлки, Әлмәт, Бөгелмә, Биектау, Алабуга, Зәй, Кайбыч, Кукмара, Лаеш, Мамадыш, Питрәч, Балык Бистәсе районнарында- берәр очрак.  

Татарстанда бу бөтен вакыт эчендә 12174 Covid-19 очрагы теркәлгән, 10488 кеше терелгән.

фото: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев