Татарстанда күп балалы гаиләләргә бакча бушлай булачак
Шулай ук республикада гаиләдәге кеше башына айлык кереме яшәү минимумыннан түбән булган гаиләләргә даруга электрон сертификатлар тапшырыла башлый
2020 елдан Татарстанда өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләр балалар бакчасы өчен түләүдән азат ителә. Бу хакта ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.
Шулай ук республикада гаиләдәге кеше башына айлык кереме яшәү минимумыннан түбән булган гаиләләргә өч яшькә кадәрге сабый өчен елына 10 мең сумлык даруга электрон сертификатлар тапшырыла башлый.
фото: Эльвира Мөбарәкшина/ "Хезмәт даны"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Комментарии
0
0
Без куп балалы гаилэ,тем более этилэре вафат,и балага 5 яшь,в этом случаи как или возрост не имеет значения?
0
0