Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанда коры үләнгә ут төртеп йөргән ир-атны тотканнар

Урман посадкасы янында ялкынны Алабуга урманчылыгы хезмәткәрләре күреп алган.

Татарстанның Алабуга районындагы Морты авылы янында урманчылар коры үләнгә ут төрткән ир-атны тоткарлаган. Ул хатыны белән талашкан һәм шулай итеп ачуын басмакчы булган. Бу хакта МА "Татар-информ" хәбәр итә.

 

Урман посадкасы янында ялкынны Алабуга урманчылыгы хезмәткәрләре күреп алган. Яндыручы анда үзе дә булган. Ир-ат качып китәргә тырышкан, ләкин урманчылар аны тоткарлап калган, полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар.

 

Ачыкланганча, 48 яшьлек ир-ат Түбән Камада яши, Алабугага эшкә килә, монда аның рәсми теркәлмәгән хатыны яши. Низагтан соң, исерек хәлдәге ир-ат Алабуга янындагы Олы Шүрнәк авылына апасы янына җәяү китә. Барышлый ул коры үләнне яндырырга тырышкан.

 

Нәтиҗәдә, янгын 200 квадрат метрга таралган. Ут төркән урыныннан урманга кадәр якынча бер километр, Морты авылына кадәр якынча 100 метр ара бар. Әгәр урманчылар ир-атны күрмәгән булса, ут, урман массивына күчеп, дистәләгән гектар урманны һәм авыл йортларын юк итә алган булыр иде.

 

Тоткарланган Түбән Кама кешесенә полиция хезмәткәрләре янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозу турындагы маддә буенча протокол төзегән. Аңа 5 мең сум штраф түләргә туры киләчәк. Полиция хезмәткәрләре аңа җәмәгать урыннарында исерек килеш йөргәне өчен дә протокол төзегән.

 

1 апрельдән Татарстан Республикасында янгын куркынычы сезоны игълан ителде. Бу чорда урманда ут кабызырга, янган шырпы, тәмәке ташларга ярамый, урманны калдыклар белән пычрату, куак, коры үлән яндыру тыела.

 

Урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозучылар штрафка тартылачак. Гражданнарга 15 меңнән 30 мең сумга кадәр, вазифаи затларга 30 меңнән 50 меңгә кадәр, юридик затларга 100 меңнән 400 мең сумга кадәр штраф каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев