Татарстанда карлы салкын һава торышы саклана
Соңгы яңалыклар

Татарстанда карлы салкын һава торышы саклана

28 декабрьдә төнлә -7...-12 градус, көндез -5...-10 градус салкын булачак.

Татарстанда 28 һәм 29 декабрьдә вакыты белән кар явып, тыныч һава торышы саклануы көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

28 декабрьдә төнлә -7...-12 градус, көндез -5...-10 градус салкын булачак.

29 декабрьдә салкынайта. Һава температурасы -11...-16 градус, көнчыгыш районнарда төнлә һәм иртән, шулай ук аязганда -21 градус салкын фаразлана.

30-31 декабрьдә республикада төнлә һава температурасы -19...-24 градус салкын, түбән урнашкан районнарда һәм аязганда -29, көндез исә -14...-19 градус салкын булачак, дип хәбәр итә синоптиклар.

Татар-информ

фото: Рамиль Гали

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Нет комментариев