Кукмара яңалыклары

"Хезмәт даны" газетасы - Кукмара районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Татарстанда иртәгә яшен булуы һәм боз явуы көтелә

Ашыгыч хезмәтләр телефоны — 112.

Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр иткәнчә, иртәгә, 5 июнь көнне, көндез республика территориясендә яшен һәм секундына 17 метрга кадәр тизлектәге җил көтелә. Республиканың кайбер районнарында боз яварга да мөмкин. Бу хакта «Татар-информ» МА яза.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы начар һава торышы шартларында реклама щитлары, юл билгеләре, агачлар һәм электр үткәрү линияләре янында тормаска киңәш итә.

«Урамнарда һәм юлларда сак булыгыз. Балаларны карагыз, өлкән яшьтәге һәм авыру кешеләргә ярдәм итегез. Ашыгыч хезмәтләр телефоны — 112», — дип искәрттеләр.

Фото: «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев