Ипотека кредитлары Татарстанда ике тапкырга диярлек кимегән
Сигез ай эчендә торак сату 21 процентка арткан.
Татарстанда 2025 елның 8 аенда ипотека кредитлары саны 2024 елның шул ук чоры белән чагыштырып караганда 52 процентка төшкән. Бу хакта республика Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» МА.
«Быел сигез айда сумнарда бирелгән ипотека кредитларының гомуми күләме узган ел белән чагыштырганда 40 процентка кимеде», — диде министр.
Күрсәтелгән чорда 75,9 млрд сумлык 16,8 мең ипотека кредиты бирелгән, ә 2024 елның шул ук чорында — 132 млрд сумлык 35,3 мең кредит. Шуңа да карамастан сигез ай эчендә торак сату 21 процентка диярлек арткан, 2024 елның шул ук чоры белән чагыштырганда — узган елгы 97,8 млрд сумнан быел 118,2 млрд сумга кадәр.
Фото: ИА «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев