Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстанда янгынга каршы махсус режимны алданрак кертергә карар кылдылар

Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Министрлар Кабинетының 30 марттагы яңа карары нигезендә, янгынга каршы махсус режимны 17 апрельдән кертергә карар кылынды. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр, дип яза МА "Татар-информ".

Искәртеп узабыз, язгы-җәйге чорда янгын куркынычы арту сәбәпле, республикада янгын чыгу куркынычы югары булган торак пунктларда мангалда ризык кыздыру тыела. Моннан тыш, балалар ялы оештырылган территорияләрдә, шулай ук урман массивлары чигендә урнашкан икътисад объектлары янында учак ягарга ярамый.

Бу чорда учак ягу, каты көнкүреш калдыклары, чүп-чар һәм үлән яндыру, шулай ук пиротехника куллану тыела.

Муниципалитетларның башкарма органнарына алар карамагындагы объектларның территориясен чүп-чар, корыган үләннән чистартырга һәм янгын чыгу куркынычы югары булган эшләр санын киметергә кушылган. Моннан тыш, алар үз балансларындагы су белән тәэмин итү чыганакларының төзек булуына инанырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

2

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев