Татарстанда ял көннәрендә суык булачак
Явым-төшем көтелми.
ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр иткәнчә, алдагы ялларда Татарстанда көндезге температурада җитди үзгәрешләр көтелми, әмма төнлә салкынайтачак. Бу хакта МА «Татар-информ» яза.
Шимбә һәм якшәмбе, 8 һәм 9 апрель көннәрендә, явым-төшем көтелми. Төнлә -1..-7 градус булачак, ә көндез һава +9..+15 градуска кадәр җылыначак.
Киләсе атна башында көндезге температура +10..+15 градус җылы булачак һәм коры, уртача-җылы һава торышы сакланачак.
Ризилә Корбанова фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев