Татарстанда грипп һәм ОРВИ таралу сәбәпле, барлык медицина учреждениеләрендә чикләүләр кертелде
Медицина хезмәткәрләре һәм пациентлар өчен битлек режимы кертелгән.
Татарстанда ОРВИ һәм грипп белән авыручылар саны арта. Шуңа бәйле рәвештә Татарстанның барлык медицина учреждениеләрендә чикләүләр кертелде. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» МА.
«Медицина хезмәткәрләре һәм пациентлар өчен битлек режимы кертелгән. Авыруларга йөрү тыелмаган, ә чикләнгән. Без реанимациягә авыруларның туганнары килүне тулысынча тыя алмыйбыз — бу законнарга каршы килә», — диде Дмитрий Лопушов.
Әйтик, реанимациягә бер генә туганны кертергә мөмкиннәр. ОРВИ симптомнары булганнар авырулар янына кертелми.
Фото: «Татар-информ» МА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев