Татарстан халкын Бөтенроссия чыпчыклар исәбен алуда катнашырга чакыралар
Быелгы акциядә теләгән һәркем катнаша ала.
Татарстан халкы Бөтенроссия чыпчыкларны исәпкә алу акциясенә кушыла ала. Акция 8 августтан 16 августка кадәр узачак, дип яза МА «Татар-информ».
Катнашу өчен чыпчыкларны фотога төшерергә һәм махсус сайтта анкета тутырырга кирәк. Җыелган мәгълүматлар галимнәргә чыпчыклар санының кимү сәбәпләрен ачыкларга һәм аларны саклау буенча нәтиҗәле чаралар күрергә ярдәм итәчәк.
Быелгы акциядә теләгән һәркем катнаша ала. Узган кыш үткәрелгән исәпкә алуда Татарстаннан 400гә якын кеше кушылган, алар республикада 7 меңгә якын чыпчыкны теркәгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев