Татарстан шәһәрләрендә фатир бәяләренең артуы теркәлгән
Казанның Вахитов районында бәяләрнең югары чиге квадрат метры өчен 790 мең сумга җиткән.
Татарстанның барлык зур шәһәрләрендә торак күчемсез милекнең бер квадрат метры бәясенең тотрыклы үсеше күзәтелә. Бу хакта агымдагы елның 1 мартына «күчемсез милек объектлары, җир кишәрлекләре һәм аренда ставкалары бәяләре мониторингы» җыентыгының 19нчы чыгарылышына кертелгән мәгълүматлар дәлилли, дип хәбәр итә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы матбугат хезмәте. Бу хакта «Татар-информ» МА яза.
Казанның күпфатирлы йортларында квадрат метр өчен уртача медиан бәя 203 мең сумнан артып киткән. Бер ел эчендә ул сизелерлек арткан — ул вакытта бу күрсәткеч 179,4 мең сумга тигез булган. Премиаль сегментта, шул исәптән шәһәрнең Вахитов районында, бәяләрнең югары чиге квадрат метры өчен 790 мең сумга җиткән.
Яр Чаллыда квадрат метрның уртача бәясе 126,6 мең сумга кадәр арткан, ә Түбән Камада — 112,9 мең сумга кадәр. Әлмәт һәм Алабугада бәяләр 106,3 мең һәм 111,3 мең сумга якынлашкан. Лаешта иң югары үсеш темпларының берсе теркәлгән — елына 95 мең сумнан 120 мең сумга кадәр.
Фото: «Татар-информ» МА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев