Татарстан Рәисе Кукмарада республиканың шәһәр һәм районнарына 57 яңа мәктәп автобусы бирде
Тантана Кукмара шәһәренең Комсомол мәйданында үтте.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың шәһәр һәм районнарына 57 яңа мәктәп автобусы бирде. Тантана Кукмара шәһәренең Комсомол мәйданында үтте.
Республикада көн саен 955 мәктәп маршрутына 822 автобус хезмәт күрсәтә.
“Федераль һәм республика программалары буенча автобусларга ия булу көн саен 28 мең баланы мәктәпләргә илтергә һәм кире алып кайтарырга мөмкинлек бирә. Бүген без мәгариф учреждениеләренә 57 яңа мәктәп автобусы тапшырабыз. Сезнең барыгызны да әлеге вакыйга белән котлыйм. Техника төзек булсын, шоферларга да зур җаваплылык йөкләнә. Иң мөһиме – балаларның иминлеге”, - диде республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев