Хезмәт даны

Кукмара районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Татарстан Рәисе бина түбәләрен карап тоту контролен көчәйтергә кушты

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, вәзгыять прокуратураның кырыс күзәтүе астында, һәм барлык хокук бозучылар закон нигезендә җәза алачак.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов барлык җаваплы хезмәтләргә түбәләрне карап тотуны контрольдә алуны көчәйтергә кушты. Бу хакта Татарстан лидерының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» МА.

«Мул кар яву нәтиҗәсендә, түбәләрнең ишелү куркынычы артты. Республика рәисе билгеләп үткәнчә, вәзгыять прокуратураның кырыс күзәтүе астында, һәм барлык хокук бозучылар закон нигезендә җәза алачак», — диде Галимова.

Яшел Үзәндә кар аркасында 500 квадрат метр мәйданда склад түбәсе ишелү нәтиҗәсендә, бер хатын-кыз зыян күргән, ул дәваханәгә озатылган.

Фото: «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев