Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Татарстан Рәисе балалар өчен тыелган мәгълүматлар исемлеген тулыландырды

Закон басылып чыкканнан соң ун көн узгач үз көченә керә.

Татарстанда бала хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау буенча аерым чаралар турындагы законга үзгәрешләр кертелде. Балалар арасында «аның сәламәтлегенә яки әхлакый һәм рухи үсешенә зыян китерергә» мөмкин булган мәгълүмат тарату өчен тыелган исемлек киңәйтелде. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов шул хактагы документны имзалады, дип яза МА "Татар-информ".

Балаларны зыян китерә торган мәгълүмат, пропаганда һәм агитациядән саклауга багышланган законның маддәсенә өстәмәләр кертелә. Әйтик, тәмәке эшләнмәләрен рекламалаудан тыш, хәзер «составында никотин булган продукцияне» рекламалау да тыела.

Моннан тыш, законның иске редакциясендә традицион булмаган сексуаль мөнәсәбәтләрне пропагандалый торган мәгълүматны тыю каралган. Хәзер әлеге пункт «яки традицион булмаган сексуаль мөнәсәбәтләр һәм (яисә) артык хөрмәтне күрсәтә торган, педофилияне пропагандалый торган мәгълүматтан, балаларда җенесне алыштыру теләге уятырга сәләтле мәгълүматтан» дигән сүзләргә алыштырыла.

Үзгәрешләр законның башка маддәләренә, шул исәптән социаль инфраструктураны формалаштырган вакытта балаларның хокукларын яклауга багышланганнарына да кертелә.

 

Закон басылып чыкканнан соң ун көн узгач үз көченә керә.

 

Искәртеп узабыз, бу атнада Казанда балигъ булмаган балалар арасында ЛГБТны пропагандалаган өчен ике блогерны тоткарладылар. Нәтиҗәдә, Кытай гражданины Хаоян Сюй гаепле дип табылды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев