Хезмәт даны

Кукмара районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

«Татар-информ» Дзен версиясе буенча гыйнвар аенда 33нче урында

Декабрь белән чагыштырганда мәгълүмат агентлыгы 23 позициягә күтәрелде.

«Татар-информ» агентлыгы гыйнвар нәтиҗәләре буенча Дзен версиясе нигезендә федераль мәгълүмат чаралары рейтингында 33нче урынны алды. Декабрь белән чагыштырганда мәгълүмат агентлыгы 23 позициягә күтәрелде. Бу хакта «Татар-информ» МА яза.

РИА Новости агентлыгы федераль рейтингның беренче баскычында урнашты, икенче урында — ТАСС агентлыгы, өченчедә — RT телеканалы.

Рейтинг ай саен Дзенда тәкъдим ителгән мәгълүмат чараларының сыйфат һәм сан күрсәткечләре нигезендә төзелә. Анда телгә алыну, оперативлык, башисемнәрнең сыйфаты, Дзендагы каналда язылучылар саны һәм башка күрсәткечләргә игътибар бирелә.

Фото: «Татар-информ» МА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев