Ташлы Елгадан Илгиз Әхмәтҗанов бар гомерен мәктәпкә багышлаган
Сабыр, итагатьле, ачык күңелле директор беркайчан тавыш күтәреп сөйләшмәде, ачуланмады.
Кәркәүч мәктәбе коридорыннан кабинетына эре-эре адымнар белән атлап килеп, укучыларына ягымлы итеп елмаеп эндәшкән, һәр теманы җентекле һәм мавыктыргыч итеп аңлаткан укытучым Илгиз абый Әхмәтҗановның физика-информатика дәресләрен әле дә сагынып искә алам. Сабыр, итагатьле, ачык күңелле директор беркайчан тавыш күтәреп сөйләшмәде, ачуланмады.
Һәр авыл малаена хас булганча, инештә су коенулар, балык тотулар, болында көтү көтүләр, кышын чана-чаңгы шуулар, хоккей уйнаулар — һәммәсе дә якты хатирә, матур истәлек булып күңел түрендә саклана Илгиз Әхмәтҗановның. Үзенең күркәм юбилеен каршы алган якташым белән үткәннәрен барлап, аның тормыш баскычыннан янәдән төшеп мендек. Моннан нәкъ 60 ел элек колхозчы гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга килә ул. Бала чагы Ташлы Елга авылында уза.
«Кәркәүч урта мәктәбендә уку чорында физиканы яраттым. Укытучыларым үткәргән тәҗрибәләр үзенә бер серле дөнья, ниндидер могҗиза булып тоела, кайберләрен өйдә дә кабатлый идем. Фото, радиолаштыру түгәрәкләренә яратып йөрдем. Фото ясау бик кызык һәм мавыктыргыч иде: чиста ак кәгазьдә сурәтнең килеп чыгуы, аны эшкәртү, ялтырату... Мәктәп елларының хәтергә уелып калган вакыйгалары: пионерга керү, кызыл галстукны горурланып өйгә тагып кайту, соңрак район үзәгенә барып, комсомол сафларына кабул ителү, „Аҗаган“ уеннары, клубта театр куюлар... Югары сыйныфларда комсомол комитетында редколлегия әгъзасы булдым, рәсемнәр ясый идем», — дип башлады сүзен юбиляр.
Физика, математика фәннәрен үз итү Илгиз Әхмәтҗановны 1981 елда Казан дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетына алып килә. Студент вакыты да вакыйгаларга байлыгы белән кызыклы. Өч ел рәттән «Уңыш» комбайнчылар отряды командиры була ул. Студент отрядлары хәрәкәтендә ирешкән уңышлары өчен Югославиягә юллама белән бүләкләнә. Институт данын яклап, Россиякүләм фән олимпиадаларында да уңыш яулый.
«Тормыш иптәшем Резидә белән югары уку йорты очраштырды, бер факультетта белем алдык. Институтны тәмамлауга, язмыш безне кавыштырды. Хезмәт юлын бергәләп 1985 елда Поч. Кучук мәктәбендә башлап җибәрдек», — ди язмам герое.
Директор урынбасары итеп куелып, физика, математика фәннәреннән белем биргән Илгиз Әгъмәл улы бер елдан эшен Кәркәүч мәктәбендә дәвам итә. Биредә профком рәисе итеп сайланып куела, төп фәннәрне укыту белән беррәттән туризм түгәрәген дә җитәкли. Үткен, тырыш яшь белгечнең нәтиҗәле эшчәнлеген күреп алып, аны директор итеп билгелиләр. 26 ел дәверендә шушы вазыйфаны армый-талмый, бар күңеле белән башкара ул. «Шул елларда укучыларга ныклы белем бирүдән тыш, коллективыбыз үзенә бүленгән биш гектар җирдә ашлык, бәрәңге икте, ашханәгә кирәкле барлык яшелчәләрне үстерде, бозаулар симертте», — дип искә ала әңгәмәдәшем.
1994 елда Кукмарада беренчеләрдән булып мәгариф министрлыгы аша компьютер җиһазларын кайтарткан һәм компьютер сыйныфы булдырган, югары квалификацияле мөгаллим Илгиз Әхмәтҗанов районда «Ел укытучысы-1995» бәйгесендә — беренче, мәркәзебездә "Ел укытучысы-1996«да математика укытучылары арасында икенче урын алуга ирешә. Берничә ел рәттән районда «Иң яхшы директор» номинациясендә дә җиңү яулый. Күпкырлы остаз мәктәптә фән методик берләшмәсен җитәкли, район аттестация комиссиясе эксперты, фән олимпиадаларының муниципаль этабын уздыру буенча комиссия әгъзасы була. Укучылары информатикадан район күләмендә ел саен призлы урында кала, программистлар бәйгесендә зур нәтиҗәләргә ирешә.
2001-2002 уку елында Кәркәүч мәктәбе районның авыл мәктәпләре арасында фән олимпиадалары буенча беренчелекне ала: барлыгы 14 призлы урын. Илгиз Әхмәтҗановның улы, медалист Илназ 9 сыйныфта укыганда республика этабында 5 фән буенча олипиадада призлы урыннар яулый.
«2007 елда коллективыбыз белән Бөтенроссия „Мәгариф“ милли проектында бер миллион сумлык грант оттык. Аның нәтиҗәсе буларак, мәктәбебез белем һәм тәрбия бирү өлкәсендә мәгълүмати-коммуникатив чараларны куллану буенча районда әйдәп баручы уку йорты булды. 2004-2009 елларда район күләмендә 10 семинарны, укытучыларның август киңәшмәләрен мәктәп базасында уздырдык. Ә 2014 елда Кәркәүч мәктәбе „Татарстан Республикасының 100 иң яхшы мәктәпләре“ арасына керде», — ди остаз.
Укытучым Илгиз абый башкарган хезмәтләре өчен күпсанлы Мактау грамоталары, «Россия Федерациясенең гомуми белем бирү өлкәсендә мактаулы эшче» һәм «Россия туристы» күкрәк билгеләре, «Кукмара муниципаль районына керткән уңышлары өчен» медале белән бүләкләнә. «Мәгълүмати-коммуникатив технологияләр өлкәсендә иң яхшы педагог» гранты иясе, Кәркәүч авыл җирлеге депутаты да әле ул. Бар тормышын җаны-тәне белән белем йортына, аның үсешенә һәм укучыларына багышлаган мөгаллим турында горурлык белән чын җитәкче иде дип әйтә алам. Мәктәпнең ирешкән уңышлары, дәрәҗәсе — Илгиз Әхмәтҗановның хезмәт нәтиҗәсе.
Һәрчак ышанычлы таянычы, киңәшчесе булган, Ташлы Елга мәктәбендә 30 ел башлангыч сыйныфларга белем биргән Резидә ханым белән тырыш ул һәм кыз тәрбияләп үстереп, бүгенге көндә дүрт оныкның яраткан дәү әтисе һәм дәү әнисе булып гомер кичерә алар. Әхмәтҗановлар лаеклы ялга, чыннан да, лаек!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев