Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Ташлы Елгада дусларча футбол матчы үтте

Быелгысы бөтенләй икенче төрле булды, күпкә күңеллерәк һәм бай эчтәлекле, күләмле.

Балалар өчен спорт мәйданчыгы ачылган елдан башлап анда җәйләр буе туп уйнаган Ташлы Елга яшьләре башка елларны уку елы башланыр алдыннан дусларча футбол матчы белән каникулны тәмамлыйлар иде. Быелгысы бөтенләй икенче төрле булды, күпкә күңеллерәк һәм бай эчтәлекле, күләмле. 

«Уңыш» җәмгыяте җитәкчесе Раил Галимуллин Кәркәүч авыл җирлегендә эшләп килүче «Каләм» мәдәни патриотик яшьләр үзәге» ел саен оештырган дусларча футбол матчлары турында хәбәрдар булу белән шунда ук быелгысын элеккеләре кебек түгел, матур итеп үткәрербез, диде.

Татар сөлгеләре төшерелгән 20 матур пакетка кыйммәтле бүләкләр алып, 16 уенчыны кызыл һәм яшел майкаларга киендереп, яңа футбол туплары белән август аенда «Авыл көне» бәйрәме алдыннан матч башланды. Ул төбәкара дип аталды, чөнки Урта Шөн егетләре үзебезнең авылга кунакка кайткан егетләр командасы составында уйнады. 

Шәһәрдә үсеп, авылга кунакка кайткан Кәрим, Әмир, Илназ (Урта Шөн) белән үзебезнең җирлек егетләре Рәмзил, Альмир, Илмир һәм Рамил бертигез оста уйнады. Шуның өстенә Рәмзил белән Альмир — татарча көрәш осталары да.
«Каләм» мәдәни патриотик яшьләр үзәге«нең Ташлы Елга бүлеге җитәкчесе Зәринә Храпко узган елгы Сабантуйда көрәшеп җиңүче булса, быелгы дусларча футбол матчында егетләрдән калышмады, тирләп-пешеп туп типте.
Әтисеннән гармун сорап алдырып, укудан буш вакытларында көйләр чыгарырга тырышучы Ислам Галиәхмәтов бабасы белән манарадан азан әйткән кебек бу дусларча матчта да актив катнашты. 

Быелгы дәрәҗәле матчта уйнаган кечерәк малайлар: Рәмис, Рөстәм, Әмир, Сәмир, Сәит, Раил, Илназ олы абыйларыннан калышмаска тырыштылар.

«Авыл көне» бәйрәме бу юлы «Уңыш» җәмгыяте җитәкчеләренә җылы сүзләр әйтүдән һәм 16 футболчыга, авыл клубы сәхнәсендә иң актив чыгыш ясаучы Амалия, Алия, Зәлия һәм Айгөлгә, авыл клубы мөдире Ләйсирә Газизуллина белән «Логос» патриотик иницативалар үсеше Фондының Ташлы Елга авылындагы вәкиллеге җитәкчесе Галина Храпкога, уңышлар теләп, бүләкләр тапшырудан башланды.

Ташлы Елгада быелгы бәйрәм, күрше җирлекләрдән килгән клуб хезмәткәрләренең чыгышларына кушылып, төбәкара дусларча матч судьясы Мөнир Хәйруллин җырлары белән онытылмаслык хатирә булып калды. 

Мөнирә ИСМӘГЫЙЛЕВА, Кәркәүч җирлеге «Каләм» мәдәни-патриотик яшьләр үзәге» җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев