Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Табигатьтә ике бертөрле таш булмый: Лубян авылыннан Анна Козырева бик үзенчәлекле сәнгать — таш мозаикасы белән шөгыльләнә

Райондашыбыз үзенә «Анна Солнечная» дигән псевдоним сайлаган.

Лубян авылында яшәүче Анна Козырева бик үзенчәлекле сәнгать — таш мозаикасы белән шөгыльләнә. Беренче карашка, барысы бертөсле кебек тоелган чуерташлар рәссам кулына эләккәч, матур төс ала. Үзенчәлекле картиналар һәркемдә зур кызыксыну уята, шуңа күрә Аннаның иҗат җимешләре үзендә сакланмый да диярлек, чөнки күргән бер кеше, аларга гашыйк булып, шәхси коллекциясенә ала. 

Райондашыбыз үзенә «Анна Солнечная» дигән псевдоним сайлаган. Әлеге исем астында ул бөтен иҗат дөньясына таралган. Аның эшләре шәхси коллекционерларда гына түгел, хәтта чиркәүләрдә дә урын алган.

Анна үзе Костромада дөньяга килгән. Ә Лубян — аның әнисенең туган ягы. Башта алар гаиләләре белән Түбән Кама шәһәренә күченеп кайткан. 30 ел гомерем шунда узды, ди якташыбыз, аннары Казанга күченгән. 

— Биш ел тирәсе элек без бирегә күченеп кайттык. Лубянны икенче туган җирем дип атарга була. Монда әнием туган, әбием яшәде. Кияүгә чыкканнан соң, үзебезнең йортны булдырасыбыз килде һәм аны биредә төзергә уйладык. Бу вакытка инде мин мозаика сәнгатендә профессионал буларак формалашкан идем, шуңа күрә яраткан эшем белән кайда шөгыльләнсәм дә бер дип уйладым. Картиналарымны төрле җирдә, төрле шартларда, хәтта тез өстемә куеп та ясый алам. Биредә актив шөгыльләнү өчен бик уңайлы, табигать матур, уңайлы остаханәм бар. Бөкеләрдә утырмыйм, буш вакытым артты. Тик шунысы бар: зур шәһәрләрдә яшәгәндә мастер-класслар бик еш уздыра идем. Хәзер исә берәр җиргә чакырсалар гына барам, — дип сөйләде иҗади якташыбыз. 

Бу юнәлешне ул таш рәсем сәнгате дип атый. Анда табигый чимал гына кулланыла, бернәрсә дә буялмый һәм киселми. Ташларны исә сатып ала, аннары юа, төрле үлчәмдәге иләктән үткәреп, төсләре буенча аера. Вак таштан картиналар иҗат итү идеясе сезгә каян килде дип сорагач, Анна төшемдә күрдем дип шаккаттырды. 

— Пыяла мозаикасы белән егерме яшемнән үк шөгыльләнәм. Ул минем хобби дип әйтергә була. Рәсми рәвештә башка урында эшләгәндә дә пыяла мозаикасы буенча тәҗрибә туплый, өйрәнә идем. Әлеге өлкәдә югары ноктага җитеп, инде барысын да беләм дип нәтиҗә ясагач, яңалык эзли башладым. Шул вакыт бер төш күрдем. Каядыр барам икән, һәм аяк астымда вак чуерташлар җәелеп ята. Болар бит төрле төстәге буяулар дип уйлыйм. Ярар, төсләре ул кадәр үк күп тә түгелдер, әмма алардан кызыклы әйберләр ясарга була бит, дигән фикергә килдем. Шуннан соң комлы, чуерташлы тауларны карап йөри башладым, чыннан да, анда төрле төсләр бар икән. Бер ай тирәсе вакыт узганнан соң, ландшафт компаниясенә мастер-класска чакырдылар, анда нәкъ менә шул чималның бик күп төрләре сатыла иде. Мин шунда ук аны ике капчык алдым, — дип сөйләде Анна.

Бу вакытта әле ул аның белән нишләргә җыенуын күз алдына да китерми. Бөтен интернет мәйданчыкларны карап чыга, әмма иҗатына, белеменә туры килә торган бер әйбер дә тапмый. Шуннан соң әллә ни планлаштырмый гына чуерташларны юа, төсләре буенча аера. Эш өчен мәйданчык булдыра. Телефонда беренче нинди фото чыга, шуны ясыйм дип сүз куя. Һәм чуерташлардан беренче картина — Болгар мәчете туа. Бу 2017 ел була. 

— Аны бик зур, ике метрга бер метрлы итеп ярты ел ясадым. Ташларны бер ябыштырдым, бер кубардым. Картина бик матур килеп чыкты, күргән кешеләр ошатып, югары бәя бирделәр. Бу сәнгать дөньясында яңалык бит, диделәр. Безне дә өйрәт әле дип сораучылар да булды. Шуннан соң үземнең остаханәмне булдырырга кирәклеген аңладым. 

Казанда моның өчен урын табып, шунда күчендем. Вакыйгалар бик тиз «бөтерелде». Үземне ниндидер адреналин биләп алды, яңалыкны өйрәнәсе, тагын да күбрәк беләсе килде. Хәтта яраткан эшемнән китәргә туры килде, ул вакытта шәхси кешедә дизайн буенча хезмәт куя идем. Ул чакта яңа шөгыль белән акча эшли алу-алмавым да мөһим түгел иде. Шул хоббидан һөнәр барлыкка килде. Беренче картинамны шактый саллы суммага сатып җибәрдем, аны бер кеше үзенең шәхси коллекциясенә алды. Бу эш — минем яшәү мәгънәсе, һәм аның белән гомер буе шөгыльләнәчәкмен, дигән фикергә килдем, — диде Анна. — Хәзер мин белгеч буларак үстем. Хәтта башкаларны өйрәтәм, төрле шәһәрләрдән киләләр, кызыксыналар. Икешәр атна бездә яшәп, картиналар иҗат итәләр. Уртача зурлыктагы бер картинаны ясау өчен якынча өч атна вакыт китә. Ә менә өйрәнчекләргә ул авыррак бирелә: ташның йә төсләре, йә үлчәмнәре туры килми. Иң мөһиме — кул ияләнергә тиеш. Укучыларымның сәнгать белеме юк, арада хәтта хисапчылар да бар. Ә остаханәдә шундый матур картиналар ясап, рухи байлык туплап, күңелләренә тынычлык алып китәләр. Шуңа күрә теләсә кемне иҗат дөньясына тартырга була дип уйлыйм.

Картиналарны ул гади киндер тукымага ясый, таш ябыштырганнан соң, сыгылып төшмәсеннәр өчен, артын кәгазь белән ныгыта. Болай эшләгәндә күтәреп йөртергә җиңелрәк була, ә агачтан бик авыр чыга, диде. Аннага эшендә әнисе ярдәм итә, ул рәссам булмаса да, кызының кул астында матур картиналар тудырырга булыша. Тормыш иптәше дә читтә калмый, авыр әйберләрне ташу аның өстендә. Гомумән, әлеге шөгыль гаиләләрен берләштерә.

— Картинаны ясый башлаганчы аның ничек килеп чыгасын белмим, шуңа күрә бу эш һәрвакыт кызыклы, мавыктыргыч. Ә һәр ташның үз энергетикасы бар, аларны кулга алган саен аны тоясың. Бер картина икенчесен беркайчан да кабатламаячак, нөсхәсен эшләү мөмкин түгел. Чөнки табигатьтә ике бертөрле таш булмый. Иң зур картинам — дүрт метр ярымга ике метр ярым үлчәмле. Аны өлешләп ясадык. Ә иң гадәти булмаган картина — 2018 елда Раифа монастырена ясалган стела икона. Анда еш булам. Бервакыт монастырьга кечкенә кыз килде. Ул сукыр иде. Әлеге икона янына туктап, аның һәрбер ташын сыпырып, озак кына басып торды. Ул нинди хисләр кичергәндер! Шул чакта мин хезмәтем юкка булмаганын аңладым, — диде иҗади ханым.

Наталья Назарова, әнисе:

— 2021 елда Казан шәһәреннән туган авылыма күченеп кайттым. Ул вакытта кызым биредә яши иде инде. Пенсиягә чыккач, ул мине үзенең остаханәсенә чакырды. Башта авыр булды, кайдан башларга, төсләрне ничек аерырга икәнен аңламадым. Өч ел эчендә шактый тәҗрибә тупладым. Кызымның сүзләренә караганда, минем бар да әйбәт килеп чыга. Бу эштә иң мөһиме — тырышлык һәм сабырлык. Ә үз кулларың белән тудырган иҗат җимешен күрү ул — эйфория.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев