Светлана Җамалиева: Һәр гаилә - игътибар үзәгендә
Район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Светлана Җамалиева белән әңгәмә
–Оешма-учреждениеләргә кереп, эш урыннарында тавыш чыгарып йөргән яисә урамнарда теләсә ни кыланып йөргән кешеләр дә бар. Андыйларга карата нигә берәр чара күрелми икән дип гаҗәпләнә район халкы.
-Психик авырулар белән эш катлаулырак. Җәмгыятькә куркыныч тудыра торган, әмма әлегә бернинди хокук та бозмаган, шулай да үз-үзләрен тотышлары район халкында борчу уяткан гражданнарны ведомствоара оешмалар карарыннан башка психоневрологик дәваханәләргә урнаштыру мөмкин түгел. Кайберләренең туганнары булса да, алар бу мәсьәләдә битарафлык күрсәтәләр. Мондый авыруларга социаль хезмәткәр дә беркетә алмыйбыз, чөнки алар өйләренә чит кешене кертмиләр. Социаль хезмәткәрләрнең үзләренә дә андыйлар янына килеп йөрү куркыныч тудыра. Берәүнең дә опекун буласы килми. Килешәм, әлеге мәсьәлә бүгенге көндә иң проблемалы булып санала.
-Имин булмаган гаиләләр белән нинди эш алып барыла?
-Районда имин булмаган гаиләләрнең кабаттан исәпкә куелуы тенденциясе бар. Моның сәбәбе - балигъ булмаган балаларның әти-әниләренең даими исерткеч эчемлекләр белән мавыгуы. Әлбәттә, безнең тарафтан зур күләмле эш алып барыла, әмма монда, беренче чиратта, аларның үзләренең дәваланырга, хәлне уңай якка үзгәртергә теләкләре булу мөһим. Шунсыз аларны туры юлга бастыру мөмкин түгел, дәваланганда да кабаттан аракыга үрелгән очраклары кабатланып тора. Узган ел “Аеклык ноктасы” дигән республика программасы буенча 12 райондашыбыз Казанның наркологик диспансерында тернәкләнү узды. Бу - әхлакый яктан да, матди яктан да бик чыгымлы, күләмле хезмәт. Быел исә шушы программа нигезендә 8 кешене дәвалау планлаштырыла.
-Гадәттә, мондый гаиләләрнең эш урыны да, керем чыганагы да булмый, күбесе бала пособиеләре исәбенә көн күрә. Алар җәмгыять алдында җаваплылык тоймый: яшәгән җирендә тавыш-гауга чыгара, күршеләренә комачау итә, коммуналь хезмәтләр өчен түләми. Мондыйларны инде берничек тә тәрбияләп булмый кебек...
-Сүз дә юк, аларны туры юлга чыгару бик кыен. Социаль хезмәткәрләр имин булмаган гаиләләрнең торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрен һәрчак контрольдә тоталар, аларны түләттерү өчен тырышалар. Югыйсә, зур бурычлар җыелган очракта газ, электр энергиясен өзәләр бит, шул сәбәпле кыш уртасында балалар салкын, караңгы өйләрдә, фатирларда калырга мөмкин. Мондый гаиләләрне аз булса да керемле итү, азык белән тәэмин итү максатында үткән елларны аларга бакчаларында игү өчен яшелчә кәлшәләре, үскәч, балаларына ит-сөт булыр дип, кәҗә бәтиләре, үрдәк бибиләре, чебешләр дә өләшеп карадык. Кызганычка каршы, нәтиҗәсе аз булды. Алар эшләп тормыш итәргә күнекмәгән, проблемаларын кемдер хәл итәргә тиеш дип саный. Тормышыңның нинди булуы үзеңә бәйле дигән фикерне күңелләренә сеңдерми торып, бу гаиләләрдә хәл уңай якка үзгәрер дип, өметләнеп булмый. Безнең максат – төрле юллар белән шуңа ирешү.
–Әти-әнисенең тәртипсез яшәвеннән, беренче чиратта, балалар зыян күрә бит.
- Әйе, әти-әнисе исерек хәлдә булып, өйләрендә янгын чыгып, утта янып һәлак булган балалар да бар. Моны булдырмас өчен, соңгы өч елда янгын хезмәте белән берлектә күпбалалы 52 гаиләнең, ялгыз яшәүче 31 кешенең йортларына янгын сигнализациясе приборлары урнаштырылды. Авыр тормышлы гаиләдә үсүче балаларның ялларын оештыру максатыннан, аларга чаңгыларны һәм тюбингларны ташламалы бәядән прокатка алу мөмкинлеге булдырылды. Күп еллар инде “Тылсым” үзәгендә “Туган көн ияләре” клубы эшли. Анда имин булмаган гаиләләрдә яшәүче балаларның туган көннәре билгеләп үтелә. Кайберләренең үз гомерендә мондый бәйрәмнәрне күргәннәре, бүләкләр алганнары булмаган, шуңа тәэсирләрне сөйләп бетерерлек кенә түгел. Сабыйларга мондый бәйрәм ясарга булышлык иткән иганәчеләргә зур рәхмәт! Балалар – безнең киләчәгебез, дип әйтәбез икән, беребез дә аларның язмышына битараф калырга тиеш түгел. Бигрәк тә социаль проблемалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар безнең кайгыртучанлыкка, ярдәмгә мохтаҗ. Алар тәртипсез яшәү рәвеше алып барган өлкәннәр үрнәгендә түгел, ә бәлки яхшылыкны, тормышның якты якларын күреп үсәргә тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев